Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Ак шәлле шомырткаем

Язлар җиткәч, ап- ак шәлең ябып, Ишек алдын күмдең хуш искә. Күпме хәтирәләр уятасың, Шомырткаем, салып син хискә. Үсеп чыккансың син нәкъ ызанда, Кайсы бабам сине утырткан? Ике күрше өе саклый сине, Салкын җилдән, искән котыптан. Безнең шомырт, юк безнеке диеп, Ике өйнең ике баласы. Сине бүлде шомырт ашаганда, Өзә-өзә...

Язлар җиткәч, ап- ак шәлең ябып,
Ишек алдын күмдең хуш искә.
Күпме хәтирәләр уятасың,
Шомырткаем, салып син хискә.

Үсеп чыккансың син нәкъ ызанда,
Кайсы бабам сине утырткан?
Ике күрше өе саклый сине,
Салкын җилдән, искән котыптан.

Безнең шомырт, юк безнеке диеп,
Ике өйнең ике баласы.
Сине бүлде шомырт ашаганда,
Өзә-өзә сайлап карасын.

Син һаман шул ак шәлеңнән ел да,
Син һаман шул бер үк урында.
Язлар килгән саен назланасың,
Сафлык бөркеп , кояш нурында.

Шомырт ашап үскән кыз һәм малай,
Күптән инде башка җирләрдә.
Юаналар төштә күреп синең,
Чайкалганны искән җилләрдә.

Бер кайтырлар алар синең янга,
Беләләр бит синең көткәнне.
Ак хуш исле шомырт күргән саен,
Сагына алар, сагына үткәнне.

Шомыртлар ап-ак чәчәктә


Флера Габдуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250