Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Алан авылында үткән «Тарих шаһит... Тарих мәңгелек...» кичәсендә академик Шаһинур Мостафин катнашты.

Авылыбызда Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан «Тарих шаһит... Тарих мәңгелек...» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырылды.

Анда Россия хәрби-тарихи фәннәр Академиясе академигы, эзтабарларның «Хәтер яктысы» берләшмәсе җитәкчесе, язучы Шаһинур Мостафинның катнашуы олы мәртәбә булды.
Язучының дәһшәтле еллар турындагы тарихи мәгълүматлары белән уртаклашуы безнең өчен онытылмаслык мизгелләр бүләк итте. Әлеге кичәдә шулай ук авылыбызның хөрмәтле кешесе, Бөек Ватан сугышы ветераны Габделгани бабам Нәҗипов та катнашты. Район хакимиятенең яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин үз чыгышында мондый чаралар оештыруны, яшь буынга патриотик тәрбия бирүнең асыл үрнәге булуын ассызыклады.
Гөлшат Рәхмәтуллина,
Алан авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250