Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Алан халкына кукмаралылар Яңа ел күчтәнәче ясаган

5нче гыйнвар көнне Кукмара үзешчәннәре Алан авылы мәдәният йортында "Яңа ел күчтәнәче" исемле концерт программасы тәкъдим иткәннәр.

Программада җыр-бию, юмор-сатира һәм тамашачылар белән уеннар оештырылган. Әниле-кызлы Халидә һәм Динара Николаевалар, Алмаз Харисов башкаруындагы җырлар, композитор һәм баянчы Илгиз Зарипов, концертны алып баручы Әмир Галәветдинов чыгышлары тамашачы күңеленә хуш килгән.
"Былтыргы концертларын да яратып кабул иткән идек. Бик кызганыч, быелгы концертка авыл халкы аз килде. Юкса, билет бәясе дә артык кыйммәт түгел - 100 генә сум тора иде. Кукмаралыларга рәхмәт, бик күңелле, матур тамаша булды! Уеннарда катнашып бүләкләр дә оттык", - дип хәбәр иттеләр Алан авылыннан.
Фото: http://krasnoselskoe.vbglenobl.ru/sites/default/files/vostok_006.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X