Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

АЛАН (Тукайга ияреп)

Балтач районының нәкъ читендә Бар, ди, бер авыл - Алан, диләр. Урманының чиксез байлыгына Барлык халык сокланып килгән. Бу авылның данын зурлап тора Гаскәр кебек баскан агачлар. Урман матурлыгын көйгә салып, Сайрый, ди, тургай, сандугачлар. Әкияти авыл булган, диләр, Нигез салган монда җиде пар. Бер-беренең кадерләрен белеп Гомер иткәннәр, ди,...

Балтач районының нәкъ читендә
Бар, ди, бер авыл - Алан, диләр.
Урманының чиксез байлыгына
Барлык халык сокланып килгән.

Бу авылның данын зурлап тора
Гаскәр кебек баскан агачлар.
Урман матурлыгын көйгә салып,
Сайрый, ди, тургай, сандугачлар.

Әкияти авыл булган, диләр,
Нигез салган монда җиде пар.
Бер-беренең кадерләрен белеп
Гомер иткәннәр, ди, җиде яр.

Яшәр өчен урын табарга, дип,
Яңгул авылыннан менгәннәр.
Кара урманнан да курыкмыйча,
Яшел аланчыкка кергәннәр.

Җырчы кошлар сайраганын тыңлап,
Бу авылга нигез салганнар.
Җиде гаиләгә йорт җиткереп,
"Алан" дип аны атаганнар.

Алан тарткан үзенә күпләрне,
Урамнар да шактый өстәлгән.
Матурлыгын мактап, аны һәркем
"Аланым!"- дип, сөеп сөйләгән.

Урам тулы булган бала - чага,
Халкы арткан, авыл яшәргән.
Яшьләр үсеп, гаиләләр корган -
Алан үскән, Алан көчәйгән.

Алмаз Әхмәтгалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250