Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Аланда бәйрәм гөрләде (+фото)

Балалар бакчасы һәм әти-әниләр катнашында “Гаиләм минем терәгем” исемле концерт “Мунча ташы”ннан ким булмады. 

Бәйрәм ялларында , Алан авылы мәдәният йортында, концертлар гөрләде. Күптән түгел, башлангыч мәктәп коллективы, искитмәле бәйрәм концерты белән авылдашларны котлады. Ә инде,10нчы март көнне, балалар бакчасы һәм әти-әниләр катнашында “Гаиләм минем терәгем”исемле концерт “Мунча ташы”ннан ким булмады. 

Йөрәкләрне җилкендереп “Аулак өй”җыры яңгырый.Әнә шулай матур аулак өй күренеше белән башланып китте концерт.Яңача сценарий белән төзелгән ,аулак өй күренеше көчле алкышларга күмелде.Тәрбиячеләр,әти-әниләр, милли татар киемнәреннән, үзләрен сәхнәдә ,артистлар кебек тот-тылар.Аннан соң сәхнәгә кечкенәләр төркеме нәниләре ,котлау шигырьләре белән чыкты.Сүзләрен без аңламасак та,һәркайсы тырышып ятлаган, микро-фонга сөйләргә ашыга.Ә бит иң нәни артистка әле 2яшь тә тулмаган.Нәни-ләрнең “Мәкләр”,”Ты морячка,я моряк”биюләре дә җылы кабул ителде. Зурлар төркеменең ”Керпеләр”,”Әбиләр”,”Барбарики”биюләре дә алардан калышмады.Кабатланмас моңлы җырлары белән, сәхнәгә чыккан Зәкиева Фидәлия, Хисаметдинова Язилә, Вафин Азатка көчле кул чабулар туктамады. 

Уен-көлкеле,шаян бәйрәм кичәсенең тәмамлануын сизмичә дә калдык. Ләкин берәү дә кайтырга ашыкмый. Кабат сәхнә түренә балаларны ,катнашкан әти-әниләрне чакырып рәхмәт сүзләре җиткерелде. Ә менә , яшь булуга карамас-тан,үзеннән олы хезмәттәшләре белән уртак тел табып ,матур бәйрәмнәр оештырып, авыл халкын куандырган, Алан башлангыч мәктәп бакча дирек-торы Әхмадуллина Фирдия Хәмит кызына рәхмәттән башка сүз юк. Бала-ларыбызны ,чын артистлар дәрәҗәсендә сәхнәгә чыгарлык итеп өйрәтүче, бию киемнәре әзерләүче тәрбияче апалары: Нигьматҗанова Энҗе, Габидуллина Гөлчәчәк, Галиева Гөлнара, Габидуллина Нәфыйга , аларны сәхнәгә киемнәр алышып чыгарга булышкан тәрбияче ярдәмчесе Миннемуллина Гөлфинә, Фәйзрахманова Айзирәк апаларына рәхмәтебез чиксез. Сезгә эшегездә уңышлар,тазалык,гаиләләрегездә тынычлык теләп калабыз. 



Алан башлангыч мәктәп бакчасына йөрүче балаларның әти-әниләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: концерт