Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Алар белән ямьле тормышлар

Күптән түгел авылыбыз мәдәният йортында Салавыч балалар бакчасы тарафыннан әзерләнгән «Гаилә бәхете - балаларда» исемле бәйрәм концерты булып узды.

Гаилә - ул тормышның нигезе. Әти-әни аның тоткасы, балалар - гаиләнең көзгесе. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була. Шул максаттан, безнең балалар бакчасы коллективы, әти-әниләре һәм биредә тәрбияләнүче балалар үзләренең нәрсәгә сәләтле икәнлекләрен күрсәттеләр. Үзебезнең улыбыз һәм ике кызыбыз шушы балалар бакчасында тәрбияләнде, инде хәзер оныкларыбыз да биредә йөреп мәктәп бусагаларын атлап керү чорында: Рүзәлебез 4нче сыйныфта белем алса, Рәсүл оныгыбыз бакчаның өлкәннәр төркеме составында. Ул бүгенге концертны алып баручыларның берсе дә иде. Тамаша кылып утырганда «әти», «бабай» булуым өчен «үстем» мин. Мактанып әйтә димәгез, гомеремнең күп өлеше сәхнәдә үтте. Шуңа да оныкларым турында фикер йөртеп, горурлык хисләре аша «алма агачыннан ерак төшми», дигән нәтиҗә ясадым. Балаларның үзләрен зурларча тотып, концерт алып баруларга, чыгыш ясаулары - аларның инде иң самими балалык чорын үтеп, мәктәп яшенә җитүләрен, мөстәкыйльлеккә өйрәнүләрен күрсәтә. Бу җитди үзгәрешләрдә тәрбиячеләрнең роле зур. Монда төркем, музыка, шөгыль тәрбиячеләренең, һәммәсенең тырышлыгы керә. Мәсәлән, бүгенге концертны оештыруда өлкәннәр төркеме җитәкчесе Гөлнара Фатыйхова һәм сәнгать җитәкчесе Илшат Галимуллин кебек оештырып йөрүче «әйдаманлык» вазыйфасын башкаручылар башкаларга да матур үрнәк күрсәтәләр. Әти-әниләрнең дә чыгыш ясаулары концерт программасын баетып җибәрде, ямь өстенә ямь бирде. Гомумән алганда, бакча коллективы балаларны сәнгатькә һәм сәхнәгә тартып, зур тәрбия бирә. Кечкенәдән үк сәнгать аша тормышка әзерли, аралаша белергә, йомыкый булмаска өйрәтә. Безне «Бәхетле балачак өчен рәхмәт, Туган илебез... » дип җырлаталар иде. Гәрчә, яшьтәшләремә, гомумән, безнең чор балаларына «балалар бакчасы» дигән сихри дөньяны күрү бәхете тәтемәде. Ә балаларыбыз һәм оныкларыбыз өчен бакча, чын мәгънәсендә «шатлык йорты» булып калсын. Чөнки биредә авылдашларының ихтирамын, ышанычын яулап, күңел җылысын биреп эшләүче шәхесләр хезмәт куя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250