Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Алар Җиңү яулады

Булмасын кабаттан сугышлар Туганбыз кырык бернең көзендә, Көзнең дә иң шомлы төнендә. Әтиләр сугышка киткәннәр, Шул елның томанлы көнендә. Бик озак барган ул сугышлар, Хәсрәттән кысылган сулышлар. Йөрәктә мең әрнү, мең яра, Хатлар да тукталган бер ара. Ә беркөн килгән кара хат Укый алсаң, син укып бак, Хәбәрсез югалды ирең,...

Булмасын кабаттан сугышлар
Туганбыз кырык бернең көзендә,
Көзнең дә иң шомлы төнендә.
Әтиләр сугышка киткәннәр,
Шул елның томанлы көнендә.
Бик озак барган ул сугышлар,
Хәсрәттән кысылган сулышлар.
Йөрәктә мең әрнү, мең яра,
Хатлар да тукталган бер ара.
Ә беркөн килгән кара хат
Укый алсаң, син укып бак,
Хәбәрсез югалды ирең, дип
Килгән шул әнигә кара хат.
Әнием утызда тол калды,
Әтием хәбәрсез югалды.
Толларның кайгысын басарлык,
Көчләрнең булганы юк әле.
Ни өчен үстек без әтисез,
Ни өчен булдык без бәхетсез?
Уйлыймын мең кабат, йөз кабат,
Белсәгез бирегез бер җавап.
Әтиле балалар үткәндә,
Агачлар артына постык без.
Алардан үртәлдек, кыйналдык,
Барыбер үлмәдек, үстек без.
Язмышлар ярыннан менгәндә,
Көчләре җитәрме ятимнең?
Бармы соң ятимгә кадерләр,
Булырмы ярдәме бу илнең? ...
Булмасын кабаттан сугышлар,
Булмасын гомерлек сагышлар.

Фото интернет челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250