Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Алар – Ор ягыннан, Ор туфрагыннан (фото)

Читтә йөргән чакта сагындырып, Керер өчен төнлә төшеңә. Зәңгәр таңлы, биек, аяз күкле Туган ягы кирәк кешегә. Әйе, кирәк... Ерактамы, якындамы - һәркемнең күңел түрендә һәрвакыт Туган авыл, Туган йорт. Туган авыл. Аның шифалы һавасы, көмеш кебек саф сулары, бер күрүдә йөрәккә дәрт өстәп, күңелләрне үстереп җибәрә торган хәтфәдәй болын-кырлары,...

Читтә йөргән чакта сагындырып,
Керер өчен төнлә төшеңә.
Зәңгәр таңлы, биек, аяз күкле
Туган ягы кирәк кешегә.
Әйе, кирәк... Ерактамы, якындамы - һәркемнең күңел түрендә һәрвакыт Туган авыл, Туган йорт.

Туган авыл. Аның шифалы һавасы, көмеш кебек саф сулары, бер күрүдә йөрәккә дәрт өстәп, күңелләрне үстереп җибәрә торган хәтфәдәй болын-кырлары, сиңа ихластан бәхет-шатлык теләүче кешеләре үзенә тартып тора. Авыл баласы, кем генә булса да, нинди генә дәрәҗәгә ирешсә дә, туган өенә, туган нигезенә кайта.

Сагынылган, әй сагынылган!.. Менә шундый хисләр, кичерешләр белән туган авылыбыз Орга да Яңа ел бәйрәмендә чит җирләрдә яшәүче авылдашлар кайтты. Шушы авылдашларны күрештерү максатыннан авылыбыз клубында "Шушы яктан, шушы туфрактан без" дип исемләнгән бәйрәм концерты булды. Бу концертта авылга кайткан читтә яшәүче үзешчәннәребез һәм мәдәният хезмәткәрләре катнашты. Кунакларыбызның катнашуы тамашаны тагын да ямьләндереп җибәрде. Шушындый матур чаралар алга таба да булып торсын иде. Клуб хезмәткәрләренә һәм катнашучыларга, ерак араларны якын итеп кайткан авылдашларның һәммәсенә олы рәхмәтебезне белдерәбез, дип хәбәр итәләр Ор авылыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250