Әлфия Габдуллина: «Мин-халкымның бер бөртеге бит»
Әлфия апа Балтачта яшәсә дә, күршедә туып үскән кыз булгач, бер-беребезгә «күрше» дип эндәшәбез.
Безнең як чишмәләренең суы шифалыдырмы, урманнары серлерәктерме, әллә һавасы үзгәрәктерме, Көшкәтбаш кызлары иҗатка тартыла. Шигырь язалар, хикәя, очерклар бәян итәләр. Хезмәттәшем Лилия Гарифуллинаның «Бәхетле сагыш», укучым Зөһрә Рамазанованың «Бәхет төсе» дип аталган шигырь китаплары берничә ел элек дөнья күрде. Үткән ел гына мәктәпне тәмамлаган, бүгенге көндә КФУ да белем алучы Гөлназ Әхмәдиеваның язмалары вакытлы матбугатта бик еш басылып тора. Мин үзем дә әлеге кызларга багышлап, «Языгыз, кызлар!» дигән шигыремне иҗат иткән идем.
Әле быел авылдашым, күршем, бүгенге көндә Балтач бистәсендә яшәүче Әлфия апа Габдуллинаның аяз күктә кинәт барлыкка килгән өермәле болыт күк «Бүре үче» дип исемләнгән әсәре басылып чыкты.
Әлфия апа Балтачта яшәсә дә, күршедә туып үскән кыз булгач, бер-беребезгә «күрше» дип эндәшәбез. Китапны укып чыккач та, миндә кызыксыну уянып, автор белән сөйләшеп аласым килде. Сорауларыма алынган җавапларны газета укучыларга да тәкъдим итәсем килә.
— Әлфия апа, хәерле көннәр. Китабыгыз бик мавыктыргыч, кызыклы килеп чыккан.. Әлеге китапны язу теләге сездә кайчан һәм ни сәбәпле туды? Бала чакта иҗат итеп карадыгызмы? Әллә илһам тормыш тәҗрибәсе туплагач кына килдеме?
— Хәерле көн, Лилия. Ниндидер әсәр язу теләге миндә кечкенәдән бар иде.Үзем онытып та җибәргән идем, шактый еллар элек «Хезмәт» газетасында басылып чыккан хикәям хакында әнием искә төшерде. Аннан соң «Ялкын» журналына да берничә хикәя язып җибәрдем, тик менә басылып чыкканнарын хәтерләмим.Әлеге повестьны мин моннан җиде ел элек башлап куйган булсам да, быел гына тәмамларга насыйп булды. Анысы да уйламаганда да килеп чыкты, дияргә мөмкин. Өстәл тартмасындагы кирәкмәгән дәфтәрләрне ташлыйм дигәндә, күзем языла башлаган дәфтәргә төште.
Күрәсең, повестьны башлап куйганмын да, язарга вакыт җитмәгәндер, дәфтәрне өстәл тартмасына салганмын. Әсәрне дәвам итәсем, төгәллисем килде. Үткән ел егерме алтынчы декабрьдә яза башлаган булсам, быелның беренче апрелендә әсәрем нәшрияткә барып җитте. Тиз эшләдем. Төгәлләгәч, күңелгә дә рәхәтлек иңде.
— Үзегез кемнәрнең әсәрләрен яратып укыйсыз?-
— Электән китапнын төрлесен укырга яраттым. Миңа тарихи һәм детектив әсәрләр бик ошый. Чит ил язучыларының эсэрләрен дә бик теләп укыйм. Кечкенә чакта әни безгә кичен китаплар укый иде. Без, балалары, әнинең китап укыганын тыңларга тезелешеп утыра идек. Безнең белән бергә әтиебез дә, әнинең укыганын тыңларга ярата иде. Китапка мәхәббәтне укытучыларым белән беррәттән әнием уяткандыр дип уйлыйм. Чөнки ул бик күп укырга ярата. Без классик әдипләр язган китаплар белән тәрбияләнеп үскән буын. Гомәр Бәширов, Габдрахман Әпсәләмов әсәрләрен яратып, кат-кат укыганым хәтердә.
— Геройларыгызның исемнәре саф татарча, авылча. Аларга исемнәрне ничек куштыгыз?
— Чыннан да, геройларга исемнәр кушуы җиңел түгел икән ул. Үз балаңа исем сайлаган күк барлыйсын икән. Әсәрне язарга тотынгач, геройларга исем кушу мәсьәләсе килеп туды. Танышларым арасында, минем хакымда язган икән, дигән уй тумасын өчен исемнәрне кат-кат уйлап кушарга туры килде. Мәгънәләренә дә, яңгырашына да игътибар иттем. Дөрес, авылча инде. Мин үзем дә авыл баласы бит.
— Әлфия апа, әсәр язганыгызны гаиләгездә ничек кабул иттеләр?
— (Көлә) Гаиләм минем язганнарны укыгач, аптырашта, урысча әйтсәм, шок хәлендә калды. Хәер, гаиләм генә түгел, дусларым да аптырадылар. Хәтта бер танышым: "Ни өчен син, ә без түгел? Мин бит язучы баласы«,-диде. Бар да Аллаһы тәгалә кулында инде. Кемгә ничек язылган... Язмыштан узмыш юк, диләр бит. Димәк, миңа шушы яшьтә иҗат белән мавыгырга язган.
— Сезне тагын әсәр яза, диләр. Сер булмаса, анысы нинди темага булачак?
— Лилия, мин чыннан да, яңа әсәр яза башладым. Тик әлегә аның ни хакында икәнен әйтә алмыйм. Сер булып калсын яме. Басылып чыккач та, Алла боерса, мин аны туган авылга алып кайтам. Сезгә күрсәтәм яме. Шунысын әйтә алам: гади халык язмышы турында булачак. Язмышлар сериясеннән бер язмыш хакында дисәм дә була.
— «Бүре үче» әсәрендә халык әйтемнәрен еш куллангансыз. Мәкальләр, акыллы гыйбарәләр күп очрый. Сере нидә икән?
— Минем белән аралашкан кешеләр игътибар итәләрдер. Дөрестән дә, халык мәкальләрен, әйтемнәрен яратып кулланам мин. Аларда халык акылы яшеренгән. Чөнки мин үзем дә халкымның бер бөртеге. Әниемнән дә еш кына мәгънәле, мәкальгә тиң сүзләр ишетергә туры килә.Әйткәнемчә, яше өлкән булуга да карамастан, әнием бик дөрес итеп, сүзнең тәмен белеп сөйләшә. Китапны да беренчеләрдән булып укып чыгып, үз фикерен, бәясен җиткерде ул.
— Килешәм, Әлфия апа. Сугыштан соңгы елларда туган булса, әниегез Гөлсимә апа туган тел укытучысы булган булыр иде, мөгаен. Ә үзегезнең балаларыгыз татар телендә аралашамы? Оныкларыгыз туган телне беләме?
— Әйе, Аллага шөкер, балаларым да, оныкларым да туган теллләрендә бик матур сөйләшәләр.
— Китап чыгару җиңел эш түгел. Хәйран гына мәшәкатьле дә, чыгымлы да хезмәт ул. Сезгә кемнәр ярдәм итте? Әллә үз көчегез белән башкарып чыга алдыгызмы?
— Кызым Миләүшә белән киявем Айратка олы рәхмәтемне җиткерәсем килә. Алар миңна киңәшче дә, иганәче дә булдылар. Шунысын да әйтим: мин үзем дә сезнең язган шигырьләрегезне бик яратып укыйм. Башка авылдашларымның язмаларын да куанып укып барам.
— Әңгәмә өчен олы рәхмәт, Әлфия апа. Иҗади хисләрегез артып торсын. Уңышлар сезгә.
Әлфия Габдуллина белән Көшкәтбаш авылыннан Лилия Нәкыйпова сөйләште.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев