Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Алла Пугачева хөкүмәт исәбеннән концерт куймакчы

Экспертлар мондый спонсорлык ярдәменең ришвәтчелекне каплау пәрдәсе булып торуы ихтимал, диләр.

Дәүләт оешмасыннан 40 миллион сум акча бүлүләре турында ишетелгәч, Пугачеваның юбилей концертын үткәрү зур җәнҗал куптарды. Экспертлар мондый спонсорлык ярдәменең ришвәтчелекне каплау пәрдәсе булып торуы ихтимал, диләр.

“Ростех” дәүләт корпорациясе структурасына керүче “ Русия вертолетлары”ның шулай юмартланып китү очрагын Дәүләт Думасының ришвәтчелеккә каршы тору буенча комитеты рәисе урынбасары Анатолий Выборный билгеләвенчә, Генпрокуратура тикшерергә тиеш.

Примадонна Кремль сараенда, Зур залда чыгыш ясарга җыена. Ул 6000 тамашачыны сыйдыра. Оештыручылар билетлар инде сатылып беткән дип күрсәтә. Алыпсатарлар әлеге концертка билетларны хәтта 300 мең сумнан тәкъдим итә.

Уртача хактан исәпләгәндә дә, әлеге концерт Пугачевага берничә йөз миллион акча эшләп бирәчәк. Ул болай да ярлы түгел. Кайбер мәгълүматларга караганда миллиардларга ия, ләкин бизнесын якыннары исеменә яздырган. Менә шул кешегә концерт үткәрү өчен миллионнар биргәннәр..., дип яза Өмет басмасы.

 

Фото: Интернет

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Алла Пугачева