Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Алмаз Әхмәгалиев иҗатыннан

Гөрли урам таңнан кичкә кадәр, Юлда - машиналар ташкыны. Ипләп үт син гомер сукмагыннан, Бәрмәсен язмышның салкыны. Әй, шофёр, дим, туктат машинаңны - Юлны бәреп бер адәм чыга. Горур баскан светофор каршыннан Кызыл утка сыер ашыга. Апа чыга тиеш түгел җирдән, Колагында - кәрәз кыңгырау. Атлый салмак, бар дикъкатен алган...

Гөрли урам таңнан кичкә кадәр,
Юлда - машиналар ташкыны.
Ипләп үт син гомер сукмагыннан,
Бәрмәсен язмышның салкыны.

Әй, шофёр, дим, туктат машинаңны -
Юлны бәреп бер адәм чыга.
Горур баскан светофор каршыннан
Кызыл утка сыер ашыга.

Апа чыга тиеш түгел җирдән,
Колагында - кәрәз кыңгырау.
Атлый салмак, бар дикъкатен алган
Телефоннан бирелгән сорау.

Этләр үтеп бара зебра аша,
Куян кебек абзый элдерә.
Килеп җиткән машина каршыннан,
Эш кыргандай, кая җилдерә?!

Машиналар, җәяүлеләр белән
Кайнап тора шулай олы юл.
Тәкъдиреңә язган, дип сылтама,
Юлда үзең игътибарлы бул!

Нигә куркыныч?

- Әнкәй, нигә бу дөнья куркыныч,
Диңгезләр дә нигә бигрәк киң?
Һаваларга ашкан биек таулар
Ник соң үтмәс кыяларга тиң?

- Бу дөнья бик куркыныч шул, балам,
Диңгезнең дә төбе бик тирән.
Горур баскан биек кыяларның
Очлары зәңгәр күккә тигән.

Бу дөньябыз бик куркыныч, чөнки
Адым саен албасты шарты.
Ялгышлыкны көн дә сагалыйдыр
Әзмәвердәй бер дию карты.

Үткен күзләре белән күзәтеп,
Дию корбаннарын сагалый.
Тилерткеч үләннәр ярдәмендә
Адәмне үзенә дагалый.

Башын югалткан күпме адәмне
Албасты биетә кубызда.
Монда калмый абый, апалар да,
Хәтта бии яшь үсмер кыз да.

Албасты бу җирдә хәзер хуҗа,
Шатлыгыннан башы әйләнә.
Куркыныч утлы күзләреннән дә
Кешеләрнең теле бәйләнә.

Албастының иң сөйгән азыгы -
Газиз әнкәйләрнең күз яше.
Газап, сыкрау салу; тетрәндерү -
Диюнең бик яраткан эше.

Әнкәй, әткәй, мин бит бик тә куркам,
Якыннарымны да бик сөям!
Дию кулына эләгермен, дип,
Газап утында янып көям.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250