Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Алмаз Мирзаянов: «Борчылдым, йокым качты, тизрәк…» (+видео)

Мирзаяновлар туйларын гөрләтеп үткәреп җибәрделәр. Гадәттә кияү кәләшкә туйга бүләк әзерли. Алмазның бүләге барысын да таң калдыра.

«-Зөлфирәмнең яраткан җырчысы Айдар Галимов икәнен белгәч, аңа сюрприз ясау теләге туды! Беренче биюне Айдар абый җырына биибез дигәч, әһәәә дидем дә, план кора башладым! Планның иң үзәгендәге өлеше, Айдар абыйның ризалыгы булгач, уйлар, идеяләр тагын да яктырып китте! Биючеләр белән сөйләштем. Зөлфирәдән качып репетицияләргә йөрдем. Борчылдым, йокым качты, тизрәк бу мизгелнең килеп җитүен көттем! Һәм менә нәтиҗәсе! Аның сабыйлардай шатлануы һәм сөенеч төенчегеннән бәрелеп чыккан күз яшьләре! Дөньяның бар байлыкларга да тиң булмаган мизгел бу! Һәм мин синең тормышыңда мондый мизгелләрне күбрәк тудыру өчен яшәрмен, Зөлфирәм!!! Аллаһы Тәгалә безне яман күзләрдән, начар сүзләрдән сакласын иде!!!»- дип яза Алмаз үзенең инстаграмында.

 

Фото: видеодан скриншот

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эстрада Алмаз Мирзаянов