Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Алсу Фазлыева өченче тапкыр әни булды!

Кичә, ягъни 21 июнь көнне райондашыбыз, Куныр авылы кызы, танылган җырчы Алсу Фазлыева өченче тапкыр әни булды.

“Бу баланы мин бик озак көттем... Әйтәм бит: карынымда кыз бала икәнен белгәч, мин моны кешегә сөйләргә түгел, хәтта моның хакта артык уйланып, хыялланып йөрергә дә курыктым. Көн дә Ходаемнан “Бар да яхшы булсын, дүрт саны төгәл булып тусын”, дип сорадым.
Әтисе, котлыйм! Без хәзер күпбалалы гаилә! Ике баһадирдай улыбыз һәм кечкенә принцессабыз бар. Аллаһыга шөкер!”, дип сөенече белән бүлешә Алсу инстаграм битендә.

Алсу һәм Азат Фазлыевларны ихластан котлыйбыз. Балаларын тигезлектә, бәхеттә үстерергә, игелекләрен күрергә насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Алсу-Азат Фазлыевлар