Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Алсу нигә улының йөзен күрсәтми?

Җырчы Алсуыбыз эшкуар Ян Абрамовтан өч бала тәрбияли. Әмма төпчек улы Рафаэльның йөзен сәхнә йолдызы һәрчак яхшылап яшерә.

Бу хакта Алсуга социаль челтәрләрдә дә еш сорау бирәләр. Улын ни өчен чит карашлардан яшерүе турында ул Арман Дәүләтъяровның авторлык YouTube-шоуында сөйләгән.

"Кызларымны кешеләргә күрсәткәндә аларга 5-6 яшь иде һәм бу мин нәрсәне дә булса яшерергә тырышканга түгел. Беренчедән, беркайчан да үз балаларым исәбенә пиар ясамадым, икенчедән, аларның үзләренең башкаларга күренү теләге барлыкка килгәнче балаларны чит күзләрдән сакларга тырышасың бит", - дигән ул.

Артистка кызларын дөньяга чыгарырга карар кылуын аларның бергәләп концертка барырга теләве белән аңлата. Өстәвенә, аларны төрле чараларга да чакыра башлаганнар.

"Ул вакытта мин аларны, мөгаен, күрсәтергә кирәктер, дип уйладым, матур фотосессия белән, матур итеп күрсәтергә булдым, ә папарацци астыртын гына фотога төшереп, берәр нәрсә язган итеп түгел", - дип аңлата эстрадабыз йолдызы.

Шул сәбәпле Алсу кызларын беренче тапкыр матур журнал битләрендә күрсәткән. Мөгаен, тиздән улын да күрербез, малайга инде 6 яшь.

 

Автор:Ләйсән Якупова

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: алсу