Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Алтын каләм» – талантлар тәрбияләүче мәктәп

Бүген Балтачта «Алтын каләм- 2017» фестиваленең район этабы үткәрелде.

Биредә мәшһүр иҗат әһелләре районыбыз укучыларының иҗат эшләренә бәя биреп, җиңүчеләрне билгеләде.

Дистә еллардан бирле үткәрелеп килүче әлеге фестивальдә берничә ел рәттән үз көчләрен сынап караучылар да бар, ләкин гомумән алып караганда катнашучылар бик аз. - Моңарчы 30ар, 40ар эш килеп, араларыннан иң яхшысын сайлап ала алмый тилмерә идек, чөнки иң-иңнәр бик күп иде шул. Хәзер инде санаулы гына, анда да тиешле таләпләргә туры килгәне сирәк, дип көрсенә озак еллардан бирле әлеге фестивальнең жюри әгъзасы булган райондашларыбыз Гарифҗан Мөхәммәтшин белән Фәридә Шакирова. Чыннан да быел нибары 17 эш, анда да Бөрбаш, Салавыч, Норма, Түнтәр, Карадуган мәктәпләре генә актив катнашкан. Нигә соң мәктәпнең үзеннән үк әлеге фестивальгә салкын караш бара? Югыйсә, моннан 13-15 еллар элек әлеге чарада катнашып, анда җиңү яулау бик зур дәрәҗә санала иде. Шуның ярдәме белән журналистика бүлегенә укырга керүче яшьтәшләремә дә сокланып карый идем, чөнки нигәдер мин белем алган мәктәптә дә артык игътибар юк иде шул «Алтын каләм»гә...

Соңгы елларда Түнтәр мәктәбендә «Яшь журналистлар» түгәрәге эшли башлау хакында язган идек, әлеге мәктәптән катнашучылар булды һәм алар нәкъ тә менә безнең яшь коллегаларыбыз. Аларның язмаларында күтәрелгән теманың тирәнтен ачылуы да, актуальлеге дә күренеп тора. Шуңа да әлеге кызларда журналистикага мәхәббәт уяткан укытучыларына да шушы урында рәхмәт ирештерәсе килә.

Район этабында катнашу өчен 7 төрле тема тәкъдим ителгән иде. Укучылар бик теләп спорт һәм экология темаларын алганнар. Араларында беренче җөмләсеннән үк үзенә гашыйк итәрдәй язмалар бар иде. Әйтик, 10-12 яшьлек укучылар арасында Түнтәр урта мәктәбеннән Гөлнара Гарифуллина авылдашы турында язган эчтәлекле язмасы белән беренче урынны алуга иреште. Икенче урында Айнур Гарифуллин (Норма) һәм Нәргизә Нәкыйпова (Түнтәр), өчтә - Диләрә Ганиева (Норма). 13-15 яшьлек укучылар арасында «Шигырьләрендә үз фикерен башкаларны кабатламыйча, үзенчәлекле итеп әйтергә тырышкан. Өметле каләм», дигән Фәридә апа Шакирова бәяләмәсе белән Бөрбаш мәктәбеннән Әминә Гафурова җиңү яулады. Икенче урынны Камилә Ситдыйкова (Сосна) белән Лилия Таһирова (Пыжмара) бүлеште, ә өченче урында Рәниф Нәбиев (Субаш) белән Гөлгенә Гафарова (Бөрбаш) калдылар. Иң зурлар, ягъни 16-17 яшьлекләр арасында нибары өч эш кенә каралды һәм шулар арасыннан иң-иңе булып Миләүшә Гафурованыкы (Карадуган) танылды. Ә менә Камилә Закирова (Карадуган) белән Алия Лапшина (Салавыч) икенче урынны яуладылар.

Әлеге укучылар һәм аларның җиңүләре башкаларга да үрнәк булып, алдагы елда «Алтын каләм»дә катнашырга стимул булсын иде. Әлеге фестиваль яшеренеп яткан сәләтләрне ачарга сәләтле, чөнки ул талантлар тәрбияләүче мәктәп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250