Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Алтын Нечкәбил. Кем ул? (+фото)

Башкалабыз Казанда «Нечкәбил» республика бәйгесе узды. Конкурста безнең район данын Бөрбаш авылында яшәүче Лилия Заһидуллина яклады.

Лилия «Алтын Нечкәбил» титулын отты. Заһидуллиннар гаиләсе «Иң тату гаилә» номинациясендә җиңү яулады. Шулай ук Лилиянең тормыш иптәше Рөстәм «Иң яхшы әти» исеменә лаек булды.

Бәйге тәмамланганның икенче көнендә райондашларыбыз «Яңа гасыр» телеканалында баручы «Манзара» тапшыруында катнашты.

– Май аенда мин “Төп йорт” килене бәйгесендә чыгыш ясадым, шуннан миңа “Нечкәбил”дә катнашырга тәкъдим иттеләр, – ди Лилия. – Югалып, куркып калдым, әлбәттә. Барып чыкмас кебек тоелды. Әмма иптәшем тынычландырды. Бәйгедә катнашабыз дип гариза язуга әзерлек башланды, интернеттан этаплап сораулар-биремнәр яудыралар, шулай итеп, ярымфиналны үттем, 48 Нечкәбилдән 12не сайлап алдылар, шул уникенең берсе мин идем. Аннан иптәшем сценарие язарга кереште, сәнгать мәктәбе, “Хыял” үзәге, “Каенлык” кафесы хезмәткәрләре, видеооператор белән берлектә хәзерлек эшләре башланды. Район җитәкчелеге дә таяныч булды.

Бәйгедә алар балалары Галия һәм Булат белән генә күренәләр, төпчек малай Сәйдәш кая соң? Бактың исә шук малай – ут малай тиктормас икән, сәхнәдә тыңлатып булмас дип үзләре белән алмаганнар.

Бар республиканы сокландырган матур гаиләне әле бик күп бәйгеләргә дәшәрләр. Кайда гына булсалар да, район данын нык тотсыннар, күзләр генә тимәсен үзләренә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев