Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Алтын, зөбәрҗәт, бәллүрләр яки гаилә көне уңаеннан район мәдәният үзәгендә узган тантана хакында (+фоторепортаж)

Гаилә көне уңаеннан районның ЗАГС бүлеге район мәдәният үзәгендә күркәм тантана уздырды – 50-55 ел бергә гомер юлы үткән мөхтәрәм парларны район җитәкчелеге югарылыгында хөрмәтләделәр.

Cокланып туймаслык парлар – эштә дә, тормышта да үрнәк шәхесләр! 50-55 ел бергә тигез гомер итеп, никахларының олы туйларын билгеләп үтәләр! Шушы еллар эчендә тормыш тудырган шактый гына борчу-мәшәкатьләр аркасында йөрәкләренең әрнеп авырткан чакларында да бирешмәгәннәр, алга атлаган Смәелдән Әлфия һәм Альфред Гыйматдиновлар, Нормадан Гөлсура һәм Миннехәй Сабировлар, Нормадан Рузалина-Вәзыйх Гарифуллиннар, Бөрбаштан Дания һәм Нәҗип Зариповлар, Нөнәгәрдән Мәсхүдә һәм Васил Шәйхиевлар, Югары Субаштан Гөлжәһирә һәм Тәлгать Һадиевлар, Кече Лызидан Галина һәм Никодим Миронов, Карадуганнан Сәвия һәм Вәгыйз Нәбиевлар, Салавычтан Гашура һәм Ильяс Әхмәтҗановлар, Чепьядан Надежда һәм Геннадий Филипповлар тантаналы чараның бәйрәм бизәгенә әверелде. Юбилярларны район ветераннар советы рәисе Рифат Абдуллин, район хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Фирая Хәкимҗанова котлады, соклануларын белдерделәр. Ә район башлыгы Рамил Нотфуллин һәрберсенә җылы сүзләрен ирештереп, бүләкләр тапшырды. Гомер иткән парлар "Алтын туйлар" китабына имзаларын куйды.
Мәдәният үзәге хезмәткәрләре әзерләгән концерт номерлары белән үрелеп барган кичәдән кемдер гыйбрәт, кемдер сабак алгандыр, тик барыбер җәмәгать эшлеклесе Фирая Хәкимҗанованың алтын сүзләре күңелләрдә калгандыр.
– Гомер иткән ирләр үпкәләмәсеннәр, зинһар, гаиләне саклап яшәүче ул – Хатын-кыз!
Илле-илле биш ел гаилә учагын саклап яшәгән ханымнар алдында баш иярлек, димәк. Җыр, тальян моңнарына үрелеп барган кичә балаларның, оныкларның котлаулары, фотосессияләр белән тарихка кереп калды. Ахырдан парлылар, яшьлекләрен искә төшереп, кызыл шарлар очырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев