Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Алтындыр каләмнәре, изгедер гамәлләре

Республика күләмендә балалар, яшүсмерләр, яшьләр арасында озак еллар яшәп килгән «Алтын каләм» фестиваленең шушы көннәрдә район этабы узды.

Бәйгегә унга якын эш тәкъдим ителде. Моннан 10-15 ел элек эшләр бик күп киләдер иде, соңгы елларда бөртекләп кенә санарга калды. Әмма бу журналистикага яшьләребез аз тартыла дигән сүз түгел әле, социаль челтәрләрдә фикерле, кыю яшьләребезнең язмаларын күреп, укып куанабыз. Быел килгән эшләрдә дә язу осталыгы, кыю фикерләр, газета-журналлар белән хезмәттәшлек итү теләге ярылып ята.

Андый яшьләрне вакытында күреп алып, сәләтләрен үстерү өстендә эшләү мәгарифнең, мәдәниятнең, яшьләр белән эшләүчеләрнең һәм дә җирле матбугатның бер бурычы дип карыйк.

Эшләр арасында Түнтәр урта мәктәбеннән Гөлназ Әхмәдиеваның иҗаты уңышлы дип табылды. Бөрбаш урта мәктәбеннән Нәфисә Акберовада да өмет бар, иҗат итүдән туктап калмаска гына кирәк. Журналист ул халыкка мәгълүмат, яктылык, нур өләшүче, дип яза Нәфисә. Димәк, яшь  каләмдәшебез  журналистиканың асылын аңлый. Алга таба да иҗат ит, Нәфисә, уйлан, яз, сәяхәтләреңне шулай тасвирлап бар!

Быел бердәнбер егет тә бар - Сосна урта мәктәбеннән  Сәйдәш  Ситдыйков. Хәйран кыю фикерләр белдерә, сәясәткә дә кереп киткәли, җанында гаделлек бар, бәян итеп кенә бетералмый. Журналистика  егетләргә кытлык кичерә, аеруча да безнең район. Иҗаттан тайпылмаса иде егетебез, шушы юнәлештә ныгып китсә, күпме яхшы, игелекле эшләр башкарыр, күпме күңелләрне нурландыра, ялгышларны төзәттерә алыр иде ул. Егет кеше егет кеше инде, аның журналистикада көче дә, ммөкинлекләре дә зурдан.

Урыннарга килгәндә, яшь каләмчеләребезнең эшләре түбәндәгечә бәяләнде.

10-12 яшьлекләр арасында  беренче, икенче урынлык эшләр табылмады дигән нәтиҗә чыгарды жюри, ә менә өченче урын Смәел урта мәктәбеннән Гүзәл Хаҗиевага бирелде. Җитәкчесе Г. Якупова.  Сосна урта мәктәбеннән Сәйдәш Ситдыйков “Актив катнашучы” номинациясенә лаек булды. Укытучылары Э. Ситдыйкова, Л. Зәйнуллина. 13-15 яшьлекләр арасында беренче урынны Карадуган гимназиясеннән Регина Галиәхмәтова алды, Ф. Хаҗиева җитәкчесе. Икенче урынга  Бөрбаш урта мәктәбеннән Нәфисә Акберова лаек булды. Җитәкчесе  З.Нуретдинова. Өченче урында Карадуган гимназиясеннән Рәйсә Абдуллина,  Э. Гарифуллина җитәкчелегендә. Яңгул урта мәктәбеннән Алина Николаева, җитәкчесе Л.Хаҗиева, Бөрбаш мәктәбеннән Зәринә Хөсәенова , җитәкчесе В.Хәйруллина, “Актив катнашучы” дип бәяләнделәр. 16-18 яшьлекләр арасында  беренче урынны  Түнтәр урта мәктәбеннән Гөлназ Әхмәдиева алды, икенче урынга лаеклылар булмады диелде,  өченче урынны Салавыч лицееннан Гүзәл Хурамшина яулады.

Призлы урын алучылар Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан районыбызда үткән мәдәни чарада  сәхнәдә бүләкләнделәр. Уңышлы эшләр башкалага «юл алды».

Яшь каләмдәшләребезнең каләмнәре тутыкмасын, сәләтләре ныгысын, уңыш арты уңышка ирешсеннәр! Иҗат – бөек миссия ул,  аннан тайпылмаска гына кирәк, күңелендә яши икән, яз, иҗат ит, туктама!

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Алтын каләм