Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Әниемне соңгы күргәндә, аңа кычкырганыма үкенәм»

Җырчы Илсөя Бәдретдинова нигә үкенә?

Иң үкенечле вакытым әни белән бәйле. Без Илфак белән яши башлагач, безнең ике яклап туганнар да безне кабул итмәделәр. Никах ясадык, авырга уздым, оныгыбыз туа дип шатланучы булмады. Нариман тугач, араларны җылытырга дип, улыма матур кофта бәйләп әни улымны туган көне белән котлап килде Казанга. Күпмедер вакыт апа белән бездә кунакта булдылар да, кайтырга ашыктыра башлады әни.

Маллар кайтканчы, әтиең кайтканчы кайтыйк дип. Апа белән без сөйләшеп туя алмыйбыз. Әни машинаша утырды, без апа белән сөйләшәбез. Берничә тапкыр кайтыйк дип эндәшкәннәр соң, кызып әнигә кычкырдым: «Син туктыйсыңмы юкмы, бар кереп утыр машинага, сыерыңнан башка берәр нәрсә уйлый беләсеңме?» - дип кычкырдым.

Әни дәшмәде, кереп утырды. Аннан инде апай да кайтабыз дип утырды да машинага кайтып киттеләр.

Бу минем әни белән соңгы очрашу иде. Соңгы әйткән сүзләрем иде аңа. Шуннан соң 1 айдан соң шалтратып, әни үлде дигән хәбәр килде.

Мин хәзер генә аңлыйм, ул вакытта яшь, аңлап бетермәүчәнлек әз генә. Әнине дә аңлыйм, үземне дә аңларга тырышам, ләкин менә үкенечле булды шул.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев