Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Җанлы һәм гадел бәйге Балтачта ел да үтә (+фото)

«Хыял» яшьләр үзәге Бөтендөнья пешекче көне уңаеннан, эшләүче яшьләр арасында «Оста пешекче» конкурсы үткәрде.

– Конкурсантлар бәйгегә гаризалар нигезендә кабул ителде. Быелгы ярышларда барлыгы 12 кеше үзен пешекче буларак сынарга теләгән иде. Жюри тарафыннан конкурсның финал этабында барлык гариза бирүчеләрдән 3 кеше – Түбән Сосна авылыннан Гөлгенә Галимова, Чепьядан Марат Прокопьев, Түбән Соснадан Азат Кәримов сайлап алынды, – дип таныштырып үтте бәйге башланганчы «Каенлык» банкет залы җитәкчесе Альбина Анатольевна Фәсхеева.

Сайт укучыларыбыз яхшы белә, инде ничәнче елын пешекчеләр бәйгесе әлеге банкет залында үтә. Быелгысы да башка елларныкы кебек бик җанлы һәм гадел үтте.

Конкурсатлар иң элек жюри каршында өй эшенә бирелгән кош теле пешерү серләре белән уртаклашты. Икенче этапта пешекчеләрнең белемнәрен сынадылар, алар кухня кирәк-яраклары буенча сорауларга җаваплар бирде. Мөһим биремнәрнең берсе булган төп ризык һәм салат әзерләү һәм сервировкалау этабы аеруча җанлы узды. Катнашучылар сер бирмәде. Әзерләү этапларының барысы да камера каршында узса да, пешекчеләребез каушамады, хәтта әзерлек барышында алып баручы биргән сорауларга җаваплар да бирделәр. Конкурсантларның эшен Альбина Анатольевна белән «Каенлык» банкет залы шеф-пешекчесе Нурҗиһан Галимова бәяләде.

Барлык нәтиҗәләр буенча Гөлгенә Галимова беренчелекне яулады. Марат Прокопьев – икенче, Азат Кәримов өченче урынга лаек булды. Җиңүчеләр «Хыял» яшьләр үзәге дипломнары һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс хыял яшьләр үзәге каенлык оста пешекче