Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Җанымның бураннары

Шагыйрә Шәмсия Җиһангирова "Бураннарым" җырының язылу тарихын сөйли:

Бураннар
Сиңа кайтыр юлларымда җәяүле буран,
Юлларымны йөгерә-йөгерә
чистартып куйган.
Колач җәеп каршы алды
нәкъ синең сыман -
Сиңа кайтыр юлларымда җәяүле буран...
Синнән китәр юлларымда өермә буран,
Юлларыма өем-өем көрт сарып куйган.
Җибәрмәде, кире борды
нәкъ синең сыман -
Синнән китәр юлларымда өермә буран...
Нигә икән юлларымда шул ике буран
Чиратлаша һаман-һаман
язмышлар сыман:
Сиңа кайтыр юлларымда җәяүле буран,
Синнән китәр юлларымда өермә буран...
Дөресен әйткәндә, шигырьләремә иҗат ителгән җырларның санын үзем дә төгәл генә белмим. Хәер, мөһим дип санасам, төгәл саны барланган булыр иде. Юк, мөһиме ул түгел. Минем өчен иң мөһиме, һәр җырның булмаса да (күп очракта кемдер шигыремә җыр язганын белми дә калам!), һәр шигыремнең диярлек язылу, дөньяга туу тарихы бар. Һәм әйтергә кирәк, кайберләре бигрәк тә гыйбрәтле. Андый чакта мин: «Кеше берни дә белмәгән килеш тыңлый бит инде бу җырны...» - дип, ачынып уйлап куям. Моннан унбиш еллар элек Татарстан радиосында «Остаханә» тапшыруын ачып җибәрүем дә тыңлаучыга җырның шигыре, көе ничегрәк язылуын, җырчы нинди гамьнәр белән башкаруын аныклап бирү җәһәтеннән иде бит. Ялгышмаган булып чыктым, тыңлаучыларыбызның иң яраткан тапшыруларыннан иде ул «Остаханә»!

Ярар, хуш! Инде минем, ягъни Шәмсия Җиһангированың шигырьләренә язылган җырларга якынрак килик. Беренче җыр моннан кырык ел элек мәшһүр композиторыбыз Фасил Әхмәт иҗат иткән «Нишлим», бераз соңрак композитор Илфат Дәүләтшинның талантлы җаныннан саркып чыгып, дөньяга аваз салган, жырчы Габделфәт Сафин башкаруында бөтен халык күңелен яулаган «Ак күлмәгем»... Бик күп җырларның кызыклы гына тарихлары бар. Бүген мин үзем өчен бик тә кадерле вә кыйммәтле, сезнең өчен дә шулайдыр дип ышанган берсенә - «Бураннар» җырына тукталырга булдым. Моның өчен 1991 елга, аннары 1992 елның гыйнвар аена кайтып килергә кирәк. 1991 елдан башлыйк. Язмышымның асты-өскә килгән чаклар бу. Ирем Назыйм инде өч ел яман чир белән авырый. Үзе бу турыда белмәгәч, мин дә күзенә карап, «Синдә яман чир юк, яшәячәксең!» - дип көн-төн тәкрарлап торгач, ул тән сызлаулары белән генә көрәшә. Ә мин... Минем җаным гына түгел, бөтен вөҗүдем әрни һәм төшенкелеккә бирелергә генә тора. Шулай да ике балаң, ирең бөтен өметен сиңа баглап торганда, тешеңне кысып яшәргә тырышырга, көрәшергә... көрәшергә генә кала.

Көннәрдән бер көнне киттем Арчага. Газ плитәсе алырга. Әйбернең кибеттә юк чагы. Казанның 10 нчы интернат-мәктәбендә бергә гыйлем җыйган сабакташымның сәүдә базасында эшләгәнен белә идем, шул хәбәр итте. Пешеренергә бик яратам шул. Ә плитәм юньләп эшләми, бәләкәйлеге дә җәфа. Авылдаш апам машина табып бирде...

Без юлда. Ә юлда! - җәяүле буран. Ул гүя минем менә-менә ялгыз калачагымны белә, шуңа тырышып-тырышып барыр юлымны ачып-әрчеп куярга ашыга! Ә минем җанымда өермә буран котырына. «Каласың! Каласың! Каласың!..» Шул «каласың»ны җиңәргә тырышыптырмы, көтмәгәндә күңелемдә шигъри юллар бөтерелә башлый: «Сиңа кайтыр юлларымда җәяүле буран...» Ул да булмый, шофер сүз ката, русчалап Арчага кая, ни өчен баруымны сорый. Белгәч, ул плитәне кем белән күтәреп машинага салачагым турында кызыксына. Ул күтәрешмәсә, үзем генә икәнлеге аныклангач, шактый дорфа тавыш белән: «Нигә сез ир кеше эшенә алындыгыз?» - ди. Соң чиккә җиткән түземемне җуеп: «Әгәр ул булмаса!» - дип, ачыргаланып елап җибәрәм. Җанымда бөреләнә башлаган илаһи шигырем кырыс чынбарлыкка бәрелеп, челпәрәмә килә...

Еллар буе хыялланган зур таба сыя торган плитә кухня түренә менеп кунаклагач, телләреңне йотарлык өчпочмак, пәрәмәч, бәлеш... турында хыялланып, хәләл ит юнәтүне кайгырта башлыйм. Дөресрәге, аны Мөслим районының Баек авылында яшәүче әнием кайгыртып куйган инде. Алып киләсе генә бар.

...Мин тагын юлда. Бер машинадан икенчесенә күчә-күчә, кире як дип саналган Баегыма кичләтеп кайтып төшәм. Мунча кереп, тәмле бәлеш ашап, сап-сары итеп юылган, агач исе, туган йорт исе аңкып торган идәнгә йомшак мендәр салып, алда үземә усал язмыш әзерләп куйган киртәләрне ни хәлләр итеп үтәремне бер мизгелгә генә онытып, изрәп йоклап китәм. Мине әнкәемнең назлы тавышы уята: «Караватка күчеп ят, бәбекәем...» Күчеп ятам ятуын, ләкин... кая ул йоклау! Тышта өермә буран котырына. Әллә нинди усал тавышлар белән сызгырынып, өй түбәсен куптармакчы була. Өй түбәсен генәме соң?! Менә-менә бар усаллыгын җыеп, котырынып килер дә әнкәемнең җыйнак ак өен урыныннан кубарып, ак кораб шикелле бөтереп, җиһан киңлегенә очыртып алып китәр шикелле. Сабый беркатлылыгы белән куркынып, тәрәзгә багам. Ә аннан өермә буран миңа бармак яный: «Каласың! Каласың! Каласың!..» Аңа үч иткәндәй, җанымны ярып, шигырь саркып чыга:
Синнән китәр юлларымда өермә буран,
Юлларыма өем-өем көрт сарып куйган.
Җибәрмәде, кире борды нәкъ синең сыман -
Синнән китәр юлларымда өермә буран...
Чү! Тукта! Бер атна элек Арча юлында җанымда бөреләнә башлаган шигырь ничек иде әле?! Әйе! Әйе!
Сиңа кайтыр юлларымда җәяүле буран,
Юлларымны йөгерә-йөгерә чистартып куйган.
Колач җәеп каршы алды нәкъ синең сыман -
Сиңа кайтыр юлларымда җәяүле буран...
Бу - шигыремнең башы булган лабаса! Икенче куплет яңа туды. Әнә, өченчесе дә күңелемнән саркып чыгып килә:
Нигә икән юлларымда шул ике буран
Чиратлаша һаман-һаман язмышлар сыман:
Сиңа кайтыр юлларымда җәяүле буран,
Синнән китәр юлларымда өермә буран...
Турап ике капчыкка салып куелган итне мең бәлаләр белән ничегрәк Казан каласына алып кайтып җиткерүемне сөйләп тормыйм. Ул хәлләрнең чын шигърияткә катнашы бөтенләй юк. Шулай да үземә төрле очрашулар вакытында бик еш бирелә торган сорауга ачыклык кертеп үтәсем килә. «Ничек сез бөтен шигырьләрегезне дә диярлек яттан беләсез?!» дигән сорау ул. Аларны махсус ятлаганым юк. Әле генә сезгә бәян иткән очрактан чыгып та сорауга дөрес җавапны белеп була түгелме?! Шундый халәттә җаның-ны ертып дөньяга бәреп чыккан шигырең ничек хәтереңнән җуелырга тиеш соң?! Юк, җуелмый, мәңгелеккә уелып кала ул!
Сүз башымда 1992 елның гыйнварын телгә алган идем. Инде шуңа якынрак килик. Гыйнвар аенда Казан циркында республикабызның үзешчән композиторлары иҗат иткән җырлардан төзелгән концерт булды. Дөресрәге, бәйге иде бугай ул. Чөнки без - жюри рәисе Илһам Шакиров, әгъзалары - Әлфия Афзалова, Мәсгут Имашев, Рамил Курамшин һәм мин - урыннар билгеләп утырганыбызны хәтерлим. Кайбер төгәлсезлекләр китә калса, гафу үтенәм. Төп сүзем бәйгенең нечкәлекләрен тәгаенләү түгел чөнки. Шул кичәдән соң районнардан килгән берничә үзешчән композитор, җыр язар өчен дип, шигырьләремне сорап алдылар. Күрәм, кыюсыз гына бер читтәрәк басып торучы ир-егет миңа карап елмайды да: «Мин Әлмәттән Рәис Нәгыймов (фотода без бергә) дигән кеше булам, миңа да берәр шигырегез юкмы?» - ди. Исеменнән үк Гамил Афзал шигыренә «Авыл» дигән гаҗәеп җыр иҗат иткән композитор икәнен чамалап, мин дә уңайсызла-нып кына: «Өләшеп бетердем шул... Күңелдә бер шигырем бар да, тик ул җыр яза торган шигырь түгел бугай...» - дим. «Бирегез сез миңа шул шигырегезне... Миңа җыр язып булмый торган булса да ярый...» Як-ягыма карангалап торуымнан кәгазь-каләмем юклыгын чамалаптыр, күрәмсең, ул тиз генә кесәсеннән кәгазь кисәге һәм ручка алып миңа сузды...
Берничә көннән радиодагы эш бүлмәмдә телефон шалтырады. Әлмәттән. Рәис абый шалтырата. «Бураннар» дигән җыр әзер икән. Үзе баянда уйнап, шыңшып-җырлап та күрсәтте. Һәм, җыр миңа ошаган очракта, Мирсәет Сөнгатуллин башкаруга карата фикеремне сорады. Мин ризалаштым. Күп тә үтми, Мирсәет Сөнгатуллин җырны радиода яздырды да. Төрле сәбәпләр табып, радио фондына ул җырны алдырмаска тырышулар турында язып тормыйм. Җыр, тиз арада дөньяга бәреп чыгып, популяр булып китеп, ул «тырышулар»ның хаксыз икәнен раслады инде. «Бураннар» Фердинанд Сәлахов, «Сәйлән» төркеме башкаруында да матур яңгыраш тапты. Миңа берзаман Троицк шәһәреннән әлеге җырның Фәрит Якупов башкарган язмасын да алып кайтып тыңлаттылар.

Берничә ел элек «Бураннар» «Фәридә-Алсу» дуэты башкаруында яңа яшәеш тапты! Моңның чын сихри көчен тоемлаучы халкыбыз күңелендә «Бураннар»ның мәңге яшәячәгенә бик тә ышанам!
syuyumbike.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250