Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Арбор суы – Арборка

Ничә еллар бормаланып, Салмак кына һаман агасың. Башын игән талларның да Сагышларын суга саласың. Керләр инде чайкамыйлар Җем-җем иткән чиста суыңда. Яңа заман килеп җитте - "Килен" юа хәзер барын да. Яр буйларын яңгыратып, Йөзә анда үрдәк-казлары. Суы мулдан ташып акты, Иртә килде быел язлары. Яр буенда учак янган -...

Ничә еллар бормаланып,
Салмак кына һаман агасың.
Башын игән талларның да
Сагышларын суга саласың.

Керләр инде чайкамыйлар
Җем-җем иткән чиста суыңда.
Яңа заман килеп җитте -
"Килен" юа хәзер барын да.

Яр буйларын яңгыратып,
Йөзә анда үрдәк-казлары.
Суы мулдан ташып акты,
Иртә килде быел язлары.

Яр буенда учак янган -
Анда калган чүп-чар өеме.
Ерак түгел аунап ята
Ләмгә баткан аяк киеме.

Табигать елый алар киткәч,
Юньсез инде адәм баласы.
Күпме шулай дәвам итәр,
Табылырмы моңа чарасы?!

Кышка кергәч инде йоклыйсың,
Ябып өскә мамык юрганын.
Ишетмисең буран дулап,
Ачы җилләр исеп торганын.

Язга кергәч инде уянасың,
Вата-вата калын бозларны.
Шаярасың, дулкынланасың -
Ярда күргәч чибәр кызларны.

Ярларыңнан чыгып җәеләсең,
Ашкынасың әллә кайларга.
Шул чагыңда тиңлим сине
Болыннарда чапкан тайларга.

Арбор суы - Арборка дип,
Кемнәр сиңа исем кушкан соң?
Ярың төзек, суың чиста булсын,
Таллыкларда тынмасын моң.

Фоат Габделхаков,
Көек авылы.
Фото: mypiter

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250