Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Армиягә китә егетләр, кулларында чиккән кулъяулык

Исеңдәме? Әле көн яктырырга өлгермәгән, мәктәп бусагасын атлап, авыл көен көйләп, олавы белән алып батыр егетләр керерләр иде...

Класстан класска йөреп, укытучылар белән мәңгегә кайдадыр киткәндәй саубуллашып, хушлашып, бер мәктәпне, аннан авылны әйләнәләр иде...

 

Аеруча  игътибарны егетнең кулында чиккән кулъяулык булганы җәлеп итә... ә без әле сабый укучылар тәрәзәгә тезелешеп, шул кулъяулыксын, абый исән-сау кайт, дип артыннан күз карашы белән озата идек. Кулъяулык чигеп егеткә бүләк иткән чибәркәйнең уй-кичерешләре? Гомумән, мәгьнәсе тирән бу чиккән кулъяулыкларның...

Шөкер, соңгы вакытта бу традицияләр әкренләп тамаша формасында булса да яңартыла, торгызыла. Мисал булып районыбызның "Себер тракты тарихы һәм Муса Җәлил музее " коллективы кызларын китерергә мөмкин. Алар кульяулык чигеп, Карадуган авыл клубында армиягә китүче егетләргә бүләк итеп, элеккеге йоланы искә төшереп торалар. Бу һәркемгә дә үрнәк булсын иде, дип үзенең инстаграм битендә уртаклаша Рөстәм Заһидуллин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: армиягә озату