Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Артист Шамил Балтач кияве икән, кичә “Фикердәш”нең 15 еллыгында үзе әйтте(+фото)

6-7 кеше иделәр, хәзер, күр, 56 га җитә язганнар...

Кичә Норма мәдәният йортында  “Фикердәш”ләр   үзләренең 15 еллык юбилейларын билгеләп үттеләр. Әлеге  клуб күпләргә таныштыр, эшләре, яулаган үрләре белән үзләре үк тә даими таныштырып  баралар.

Беренче тапкыр очрашуны алар Норма мәдәният йортында үткәрде, – дип искә ала ул чактагы Норма авылындагы китапханә директоры Асия апа Шәрипова. – 6-7 кеше иделәр, хәзер, күр, 56 га җитә язганнар.

“Фикердәш”нең эш-гамәлләре белән якыннан таныш булган социаль яклау бүлеге мөдире Алсу  Гатиятуллина  клубны җитәкләүче Чулпан Габделганиевага әлеге проектны Рәсәй күләмендә дә күрсәтү кирәктер, дип белдерде. Спорт  уеннарында даими катнашып дөнья гизгән “Фикердәш”ләр өчен бу мәсьәлә әллә ни авырлык тудырмаячак билгеле, әмма аларның физик яктан сәламәтлекләре чикле булуларын исәпкә алсак, нык кына булышырга туры киләчәк. Бу өлкәдә дә проблемаларны бик тиз чишәләр бугай,  дип кайтам мин  аларның үткәргән чараларында катнаша алган саен. Халыкка ни дә булса тәкъдим итәргә алыналар икән, яңалык кертергә тырышалар. Бу юлы да Татарстаннның атказанган артисты, төрле милләт биюләрен  зур осталык белән башкаручы Шамил Галеевны чакырып, тамашачыны таң калдырдылар. Шамилнең хәләл җефете Гөлнара да Балтач кызы икән, бу хакта ул “Өч кадерле кешем бар” җыры аша белдерде  – берсе – әнием, берсе  – сеңлем, берсе сөеклем Гөлнарам диде.  Фидәел Зарипов та “Фикердәш”ләрнең бер генә чакыруын да читкә этәрми, афәрин аңа, әлеге гамәле белән ул үзенең кешелекле, рәхимле булуын әллә ничә мәртәбә исбатлады иңде.

“Фикердәш”ләр, гомумән, районда инвалидлар тормышы турында тулырак “Хезмәт” газетасыннан укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе