Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Атлар - бәйрәм күрке (+фоторепортаж)

Россия көненә багышланган бәйрәмне бизәгән бәйге - ул атлар ярышы булды.

Әллә инде чабышкылар Сабантуйны зарыгып көтеп, көязләнеп килгәннәр, әллә инде бу сезонныӊ беренче ярышлары зур бәйгеләргә соӊгы әзерлек итеп хуҗалары тарафыннан каралганмы, ничек кенә булмасын, чаптар атлар һәркемнеӊ аерым игътибар үзәгендә булды. Барлыгы 68 ат финиш сызыгына басты, моныӊ кадәр күп санлы атлар катнашкан чабышлар район Сабантуйларында да булмаган иде.
Татарстан Республикасында туган ярым токымлы айгыр атлар арасында 2000 метрлы аралыкта җиӊүче булып «Алга» хуҗалыгыннан «Энергон» кушаматлы ат килде (җайдагы - Рөстәм Зарипов), икенче урында Арчадан «Хитрый» кушаматлы ат (Илназ Шакирҗанов), өченче урында исә «Сосна» хужалыгыннан «Пасейдон» кушаматлы ат (Ксения Петухова) булды.
Татарстан җирлегендә туган ярым токымлы бия атлар арасында 1500 метрлы аралыкта җиӊүче булып Арчадан «Экзотика» (җайдагы - Ринат Шәйхетдинов) танылды, икенче урында шәхси эшмәкәр Йосыпов хуҗалыгыннан «Сафия» кушаматлы ат( Җәләлетдинов Рамил), өченче урында «Сосна» хужалыгыннан « Санадор» кушаматлы ат (Ранис Таҗетдинов) булды.
Татарстан Республикасында туган чиста токымлы айгыр атлар арасында 2000 метрлы аралыкта җиӊүче булып «Татарстан» хуҗалыгыннан «Реджен» (җайдагы - Азат Зәкиев) һәм шәхси эшмәкәр Ялаков Гаяз тәрбияләгән «Фэшн Арт» (җайдагы - Дмитрий Терентьев) танылдылар, өченчедә шәхси эшмәкәр Усмановныӊ «Фасвэл» кушаматлы аты (Николай Степанов) булды.
Татарстан җирлегендә туган чиста токымлы бия атлар арасында 1500 метрлы аралыкта җиӊүче булып «Татарстан» хуҗалыгыннан «Асыльяр» кушаматлы ат танылды (җайдагы - Азат Зәкиев), икенчедә «Сосна» хужалыгыннан « Проводница» кушаматлы ат (Ислам Габдрахманов) булды, өченче урында «Игенче» хуҗалыгыннан «Леон» кушаматлы ат булды ( Олег Семенов).
Татарстан җирлегеннән читтә туган бия атлар арасында 1500 метрлы аралыкта беренче булып Саба районнан «Паравозик» (җайдагы - Рүзәл Рахматуллин), икенче булып «Сорнай» җәмгыятеннән «Шанель» (Илсур Зиһаншин) килде.
Татарстан җирлегеннән читтә туган айгыр атлар арасында 2000 метрлы аралыкта беренче булып Киров өлкәсе Нократ Аланыннан « Грендвил» (җайдагы - Марат Шидаков), икенче булып Биектаудан «Селак» (Александр Комлев), өченчедә Тимирязев исемендәге хуҗалыктан «Виктори» ( Шамил Гарипов) килде.
Гарәп токымлы атлар 1500 метр ераклыктагы арада көч сынаштылар. Беренче урында «Татарстан» хуҗалыгыннан «Назир» кушаматлы ат (Азат Зәкиев) булды, икенчедә Закиров крестьян-фермер хуҗалыгыннан «Палм» (Фирзәр Гыйниятуллин), өченчедә «Бөрбаш» хуҗалыгыннан «Аманта» (Илья Суворов) булды. Җиӊүчеләргә Диплом һәм акчалата бүләкләрне район башлыгы Рамил Нотфуллин тапшырды, атларны тәрбияләүдә һәм ярышларга әзерләүдә катнашкан барлык ат сөючеләргә рәхмәтләрен белдерде һәм Балтач Сабантуйларында катнашырга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250