Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Аты-юлы белән сүгенеп бәрәсе килә!»

«Чын-чынлап кайбер комментларны укыгач аты юлы белән сүгенеп бәрәсе килә!!! Нишлисез сез, халык? Нишләп тырнак астыннан гаеп эзләргә генә торасыз?

Күптән түгел «Дуслык күпере» дип исемләнгән ике республика артистларын бер сәхнәгә берләштергән тамаша узды. Әлеге концерттан Ләйлә Дәүләтова Әнвәр Нургалиевның чыгышын видеога яздырып үзенең Инстаграм аккаунтына урнаштырган.

Видеода күренмәсә дә, концертта булучылар артистның сәхнәгә стакан белән су күтәреп  чыгуын ошатмаган икән.

«Авырган көе сәхнәгә чыкмасыннар иде артистлар. Сәхнә алдына бокал белән су куеп...Ничектер матур күренеш түгел. Бу минем фикер», – дип язган бер тамашачы Әнвәрнең чыгышы турында.

«Ошатмагач утыр өеңдә. Бернәрсәләре күренми концертка бармасаң. Баргансың икән – гаеп эзләп утырма», – дип комментарийлар арасында җавап кайткан әлеге ханымга.

«Чын-чынлап кайбер комментларны укыгач аты юлы белән сүгенеп бәрәсе килә!!! Нишлисез сез, халык? Нишләп тырнак астыннан гаеп эзләргә генә торасыз? Әнвәр абый кебек булырга сезгә җитмеш ел казанда кайнасагыз да булмый бит инде. Ничек кенә булмасын, сәхнәдә үз-үзен шул хәтле матур тотучы, бөтен яклап та җиренә җиткереп жырлап, халык күңелен яулаган жырчы Әнвәр Нургалиевка юк-бар нәрсә язып өйрәтеп утырырга ничек телегез әйләнә?» – дип котырган халыкны туктатмакчы була бер тамашачы.

Дөрестән дә, тамашачылар кайвакыт артистларга бигрәк таләпчән булып китә, ошамаган-килешмәгән җирләренә хәзер төртеп куялар. Гадирәк булыйк, дуслар, барыбыз да Кеше бит!

 

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм

Видео: instagram.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әнвәр Нургалиев

2
X