Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Авылда калсаң икән

Чепья авылыннан Фидания апа Нуриева шалтыратты.

Биредә гомер итсә дә, тумышы белән Югары Сәрдектән ул. Хәзер исә анда 7 генә хуҗалык яшәп калган. Шушы кечкенә генә авылда да истәлекле зур вакыйгалар булып ята икән, әнә, июнь аенда бергәләшеп авылдашлар очрашуы уздырганнар. Казан, Мәскәү, Киров кебек еракларга сибелгән авыл халкы туган-үскән авылына кабат җыйналган. Җан җылысы, күңел ихласлыгы белән узган очрашу күңел кылларын нык тибрәтте, киләсе елларда да очрашырга вәгъдәләр биреп таралыштык, ди Фидания апа.

Очрашудан алган тәэсирләрен шигъри юлларга салган Гадения апа Шиһабетдинованың иҗат җимешен безгә дә юллаган.

Очрашуга килик әле

Авылыбыз исән чакта.

Матур яшиләр монда, дип,

Әйтсеннәр безнең хакта.

Җиде генә йорт булса да

Авыл бетмәгән әле.

Шаулап торган корт бакчасы

Шушы авылның яме.

Әлеге кечкенә авылдан

Ерак түгел усаклык.

Кайткалап йөрегез авылга

Бетмәсен дип туганлык.

Шундый биек урынга

Кемнәр утырткан аны.

Бик еракларга таралсын

Усаклыкның бар даны.

Нинди генә чәчәкләр юк

Усаклар арасында.

Шул гүзәллекне күрергә

Әйдә, бер барасыңмы?

Карлар беткәч усаклыкта

Ландышлар чәчәк ата.

Шул гүзәллекне күрергә

Кайтыгыз туган якка.

Сары мәтрүшкәләр үсә

Дару үләне өчен

Әгәр чәен ясап эчсәң

Артыр үзеңдә көчең.

Кечкенә генә булса да

Саркып чыга бер чишмә.

Йөрәгеңә яллар булыр,

Суын эчмичә китмә.

Кечкенә дип кимсетмәгез

Гөрләп яши бу авыл.

Тыныч кына яшәсен ул,

Тимәсен берүк давыл.

Рәхмәт сезгә авылдашлар

Бәйрәм ясаган өчен.

Ходаем, арттыра күрче

Шушы авылның көчен.

Бәйрәмегезгә ямь өстәп

Гармуннар уйнап үтсен.

Нигә киттек авылдан, дип,

Киткәннәр яшен түксен.

Фото: http://sechina-maria.ru/useruploaded/editor/images/2114006_HiRes.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250