Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Авылым минем

Райондашларыбыз иҗаты.

Пыжмарада тудым мин,
Шушы авылда яшим.
Һич онытмам авылымны
Тулса да ничә яшем.
Якын миңа авылымның
Болын, урман, кырлары.
Таңнан торып эшләүче
Мактаулы батырлары.
Якын миңа һәр кеше
Һәрбер йорт, һәрбер агач.
Үтә дә якын була
Яз сайраган сандугач.
Шагыйрьләр дә мактап яза
Авылым урамнарын.
Тирә-якта билгеле
Авылым, уңганнарың.
Бихисап матур урыннар
Эзләргә дә кирәкми.
Мондый авылда яшәү
Һәркемгә дә эләкми.
Гүзәл ЗӘКИЕВА,
Пыжмара мәктәбенең
7нче сыйныф укучысы.
Фото: http://vk.com/club8673442

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250