Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Авылым урамнары»ннан илһамланып яшибез

14 февраль көнне Субаш мәдәният йортында урамнар арасында уздырылучы концертның дәвамы булды.

Моннан алдагысы икесе дә бик үзенчәлекле итеп оештырылып, үзенә бихисап тамашачы җыйган иде. Каенсар һәм Сосна пүчинкәсе авылы үзешчәннәре катнашындагы чара да бик матур төстә, күтәренке рухта үткәрелде. Каенсар авылына багышлап язылган шигырен Раилә Нәбиева тамашачыга җиткергәндә залдагылар тыныч кына тыңлый алмыйча, аны алкышларга күмде.
Җырчылардан Инсаф Муллагалиев, Илназ Нәбиев, Илгизәр Сибгатуллин, Тәбрис Гыйльмуллин, Гөлйөзем Заһидуллина, Гөлсирә Нуриева, Илнур Гыйлманов җырларның бик матурларын, күңелгә үтеп керердәйләрен сайлаганнар иде.
Мари, татар халык биюләре белән беррәттән башкарылган испаннарның бик «кайнар» биюе дә авылдашларны үзенә җәлеп итеп, бәйрәм рухын тагын да күтәреп җибәрде. 8 мартка Түбән Субаш авылы үзешчәннәре дә бик матур мәдәни чара оештырырлар дип көтелә.
Валентин Прокопьев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250