Авыл моңы - гөслә кылларында (фото)
Күптән түгел Югары Субаш авылында булып, авылның уңган кешеләре, аларның көнкүреше хакында язган идек. Әлеге авылның мәдәниятен, йола-гадәтләрен сакларга тырышып яшәүче халкы белән таныштыруны дәвам итәбез.
Республикага таныткан гөсләчеләр
Керәшеннәрнең гөслә дигән милли уен коралы күп авылларда бар. Балтач районындагы Югары Субаш, Дорга, Биктәш авылларында ул борынгыдан ук сакланган. Субаш гөсләчеләре — алар билгеле бер чорда районның гына түгел, республиканың да йөзек кашы булган. 1980 елларда ул вакыттагы авыл советы башлыгы Фәрит Фәйзрахманов районда Субаш гөсләчеләре ансамблен оештырырга тәкъдим итә. Ә инде ансамбльне оештыручы, гөсләләргә җан өрүче — Илья Васильев. Ул үзе дә Алабуга мәдәни агарту училищесында шушы гөслә белгечлеге буенча белем алган кеше. Кызганыч, бүгенге көндә ул юк инде, мәңгелеккә күчкән.
Югары Субаш гөсләдә уйнаучылары белән генә түгел, гөслә ясаучы осталары белән дә данлыклы.
«Ат кылыннан ясалган борынгы гөсләләрдә генә чын борынгы милли моңнар саклана», дигәнне ишеткәнем бар. Шуңа, гөслә ясаган кешедә зур тырышлык, күңелендә миллилекне саклап калу нияте булырга тиештер. 1914 елда дөньяга килгән Ананий Семенов шундыйлардан була. Бөек Ватан сугышы башлангач, Ананий дәдәйне сугышка алалар. 1942 елда, бомбага эләгеп, контузия алып, дөм чукрак кала. Аны авылына кайтарып җибәрәләр. Ананий дәдәй авыл халкына, колхозга көрәкләр, ипи пешерү өчен җайланмалар, уфалла арбалары ясап бирә. Пич чыгару осталыгы да була аның. Тик шулай да, оста куллы Ананийның төп һөнәре — гөсләләр ясау була. Беренче гөсләсен ул 1969 елда концерт кую өчен ясый һәм бу һөнәрен дәвам итә. Гөсләләр ак чыршыдан, ат кыллары ярдәмендә эшләнә. Соңрак, башка авыллардан да сорап киләләр. 1986 елның февралендә, 72 яшендә Ананий Семенов бу дөньядан китә.
Элгәреләрне барлап
Субашның гөсләдә оста уйнаучылары шактый күп була. Үзе дә гөслә моңнарын тыңлап үскән, әлеге уен коралы өчен җан атучы кеше — Иван Николаев элгәреге гөсләчеләр исемлеген төзегән. Ә соңгы елларда иң оста уйнаучылар — Анфиса Федорова белән Елизавета Иванова булган. Алар яшь чактан ук, борынгы көйләрне уйнарга яратканнар, концертларда катнашканнар, мәҗлесләрдә уйнаганнар.
Югары Субаш мәдәният йорты директоры, «Туганай» ансамбле җитәкчесе Хәлил Фәезов та уен кораллары ясаган. Шуның бишесе гөсләләр.
«Кызганыч, гөсләчеләр берәм-берәм якты дөньяларны калдырып китә. Елизавета Иванованың дә сәламәтлеге гөслә тотарлык дәрәҗәдә түгел. «Авыл көе», «Кодагыйлар», «Арча көйләре»н уйнауда аларга тиңнәр юктыр. Гөслә моңнарын халкыбыз бик ярата, ул моңнар элгәреге традицияләрне, сәнгатьне кайтарырга ярдәм итә. Гөслә уйнарга теләк белдерүчеләр бар, бу юнәлештә эш бара, ансамбльгә йөрүче балалар да уйный. Тик алар мәктәпне тәмамлагач, шәһәргә китәләр шул», — диде ул.
Мәдәният йортының бер почмагында авылны таныткан гөсләгә багышлап аерым стенд эшләп куйганнар Анда төрле уен кораллары тезеп куелган, данлыклы гөсләчеләрнең уйнаган аудиоязмаларын да саклыйлар.
«Туганай» авылның нурлы бизәге
Субаш гөсләчеләре онытылмас, аларның данын яңартып, гөслә моңнарын киләчәккә җиткерүчеләр булыр дигән өметтә калабыз. Хәлил Рависович гөсләне яшәтүгә үзеннән зур көч куя, бүгенге көндә ул җитәкләгән «Туганай» халык ансамбле авылның нурлы бизәге. Бәйгеләрдә дә катнашалар, урыннар да алалар. Без җаен табып, ансамбльгә йөрүчеләр белән дә сөйләштек.
Эльмира Фәезова авыл мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшли:
«Мин Югары Субаш кызы. Түбән Субаш авылы егетенә кияүгә чыгып, туган авылымда гомер итәбез. Өч бала үстердек. Барыбыз да мәдәният өлкәсендә гөрлибез. Ике улыбыз мәдәният институтын тәмамлады, кызыбыз шунда белем ала. 28 ел мәктәптә укытучы булып эшләгәннән соң, мәдәният йортында эшли башладым. Үз йолаларыбызны күрсәтергә тырышабыз, күп кенә республика, Россиякүләм конкурсларда катнашабыз, лаеклы урыннар яулыйбыз. Төрле район, шәһәрләргә йөрибез, керәшеннәрнең бәйрәмнәрен калдырмыйбыз».
Клара Фролова да чыгышы белән шушы ук авылдан.
«Без педагоглар нәселе. Әтием Василий укытучы иде. Барлык гаиләбездәге педагогик стажны санасаң, 420 елдан артык. 2000 еллардан бирле «Туганай» ансамбленә йөрим. Кайчан гына чакырсалар да, мәдәният учагыбызга бик теләп килеп җитәбез. Тормышыбыз әйбәт, концертларга йөрергә дә, мал-туар асрарга да вакыт табабыз» .
Флера Германовна әти-әнисен искә алып:
«Әти әнине кияүгә алырга, керәшеннәрчә, урам гөрләтеп, пар атлар белән килгән. Әти дә, әни дә, керәшен җанлылар иде. Һәр йоланы үтәп гомер иттеләр. Безнең дә күңелләргә салып калдыра алдылар. Элек маллар суйгач, «Аш итү» йоласы бар иде. Тирә-күрше, туганнар дисеңме, урамда кем бар, барысын да чакырып кертеп кунак итәләр. Андагы җырлашып утырулар! Әле бер йорттан икенче йортка китәләр, шулай төнгә чаклы кунакка йөрү дәвам итә. Олы апаны кияүгә биргәндә, кодаларга барганчы, күршеләр кодаларны кунакка чакырдылар. Анда кунак булгач, җырлашып, гармуннар уйнап, урам буйлап бергәләп кодаларга киттеләр. Олы көн бәйрәмнәре дә бик күңелле уза иде. Без хәзер дә бу йолаларны онытмыйбыз, өлкәннәр кадәр белмәсәк тә, үтәргә, сакларга тырышабыз», — диде.
Лидия Габделхакова да әңгәмәбезгә кушылып китте:
«Мин авылыбыз китапханәсендә эшлим. «Туганай» ансамбленә йөрүчеләрнең иң күп «стажлысы» миндер ул, дөресрәге иң беренчеләреннән. 1985 елда, унынчы классны бтергәч, кыш көнне бер түтиләрнең өйләренә җыелып, репетиция ясый башладык. Шуннан башланды инде. Ул вакыттагылар күбесе калмады инде, коллектив гел яңарып, алмашынып тора. Борынгы җыруларны барларга тырышабыз, аларны киләсе буынга өйрәтеп калдыру өстендә эшлибез».
Ансамбльнең солисты Илвир Васильев та туган авылында гомер итә.
«Авылыбызның мәдәниятен, йолаларын халыкка таныту өстендә күп көч куйган ансамблебез булуына бик сөенәбез. Йорт мәшәкатьләре бар дип тормыйбыз, барысына да өлгерәбез. Атнаның өч-дүрт көнен шунда җыелабыз. Күп төрле халык яшәп, катнашып беткән булсак та, керәшен буларак, шуны әйтәсем килә: авылыбызда бүген дә Олы көн, Качману, Питрау, Май чабу бәйрәмнәрен, үзебезгә генә хас йолаларны саклап яшәүчеләр бар әле. Олы көндә күкәй җыю бик күңелле йола. Урам тулы балалар җыела. Элгәре үзебез дә шулай йөри идек, кем күпме күкәй җыйган, кайткач саныйсың, аннан пешереп бирәләр, туйганчы ашыйсың. Бездә бар халык та тату яши. Киләчәктә дә авылыбыз үз йолаларын онытмый, бер-берсен хөрмәт итеп, бердәм яшәсеннәр иде», — дип сүзен төгәлләде Илвир Ильич.
Кешеләрне туган җире үз кочагына ала, гүзәл табигате белән иркәли, яшәргә көч бирә. Халыкның тамыры — авылда. Телебезне, йолаларны камил белгән кешеләр дә шунда яши. Дөньялар тыныч, кешеләр бер-берсенә ихтирамлы булып матур яшәсеннәр дигән теләктә калабыз без дә.
Фрида Вәлитова
Алина Кондратьева фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев