Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Авылларда милли бәйрәм, Сабан туе – тантана!

Сабантуй – дус-иш, туган-тумачаларны очраштыра, авыл халкы гөр килеп бәйрәмне каршы ала

Хөрмәтле райондашлар! Хезмәт сөючән Балтач халкы! Туган җиребезне хөрмәт итеп, бәйрәмебезне зурлап кайтучы кадерле кунаклар!

Иртәгә, ягъни 12 июнь көнне Балтачыбызның «Сабантуй» ял паркында халкыбызның борынгы һәм мәңге яшь бәйрәме – Сабан туе гөрләячәк. Сабантуй – ул искиткеч күңелле, шау-гөр килеп торган, бар халыкны бер мәйданга туплаучы бәйрәм. Ата-бабаларыбыз мирасына ихтирам, хезмәткә дан җырлаучы әлеге бәйрәмне һәр милләт кешесе бердәм булып бәйрәм итә. Милли бәйрәмебез Сабантуйларда быел да бергә-бергә җитезлектә, тапкырлыкта, осталыкта көч сынашыйк! Бәйрәм программасы җыр-бию, төрле  конкурслар, уеннар һәм ярышларга бик бай булачак. Килегез, күрегез, рәхәтләнеп бәйрәм итегез!

Балтач – 12 июнь, 10.00.
Көек – 19 июнь, 16.00 (Авыл көне).
Бөрбаш – 13 июнь, 14.00.
Алан – 13 июнь, 10.00.
Борнак – 13 июнь, 10.00.
Югары Субаш – 13 июнь, 10.00.
Карадуган – 13 июнь, 10.00.
Куныр – 13 июнь, 15.00.
Нөнәгәр – 13 июнь, 13.00.
Чутай – 14 июнь, 10.00 (Авыл көне).
Норма-Кариле – 13 июнь, 10.00.
Пыжмара – 13 июнь, 10.00.
Салавыч – 13 июнь, 10.00.
Сосна – 13 июнь, 10.00.
Түнтәр – 13 июнь, 10.00.
Чепья – 13 июнь, 10.00.
Арбор – 13 июнь, 10.00.
Шеңшеңәр-Ор - Смәел – 13 июнь, 10.00.
Яңгул – 13 июнь, 15.00.

Фото: instagram.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабантуй сабан туе