Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Авылым гүзәллеге” финалистлары арасында Балтачлылар да бар

Авылның җаны шуларда яши кебек, авылның чын йөзе шул коймаларда чагыла кебек. Аларда ниндидер гадилек, җылылык, рәхәтлек бар...

Республикакүләм “Авылым гүзәллеге” проекты 2020 елның языннан алып, елга бер мәртәбә үткәрелә башлады, ул туган ягыбызны кадерләү, табигатен саклау, авылларны яхшырту, авылда туып-үскән шәхесләрне таныту максатыннан оештырыла.

Быел әлеге онлайн-марафон Инстаграм социаль челтәрендә 11 майдан 31 майга кадәр үткәрелде. Икенче тапкыр үткәрелүче әлеге бәйге финалистлары арасында безнең районнан да ике кеше бар, алар - Гарифуллина Лилия Вагдаэль кызы һәм Сафиуллина Әлфинур Габдулла кызы.

Лилия Гарифуллина үзенең Инстаграм битендә шундый уйландыра торган юллар да калдырган: “Әйтегез әле, авылны авыл иткән әйбер сезнеңчә ул нәрсә? Минем өчен ул агач коймалар. Авылның җаны шуларда яши кебек, авылның чын йөзе шул коймаларда чагыла кебек. Аларда ниндидер гадилек, җылылык, рәхәтлек бар... хәтта авып баручы койма булса да ул сурәтләрдә җанга ятышлы чыга. Күпләр бәлки минем фикерем белән килешмәс тә...яшьләр бөтенләй тилегә санарлар... Тик мин үз фикеремдә калам. Авыл ул үзенең агач коймалары, агач йортлары белән гүзәл... ә без никтер җансыз тимергә мөккиббән китәбез... күзләр тимерне үз итсә, күңел җанлы булган агач коймаларны эзли һәм күзли...”.

Районыбызның патриотлары булган гүзәл ханымнарны әлеге җиңүләре белән котлыйбыз. Алга таба да уңышлар теләп калабыз.

Ә сезнеңчә авылның гүзәллеге нәрсәләрдә чагыла?
Матур, төзек йортларда
Гореф-гадәтләрне саклап яшәүче халкында
Элеккегедән калган өйләрдә
Агач коймаларда
Милли бизәкләрдә
Челтерәп аккан чишмәләрдә
Каз-үрдәкле су буйларында
Үз фикерегезне комментарийларда калдырыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Авыл тормышы Авылым гүзәллеге