Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Айгөлдән "Алтын каләм" кайтавазы... Афәрин, авылдаш кызыбыз!

Кайтканнан соң яза башлаган идем инде, пичәтләп куярга вакыты гына булмады! Дөресен генә әйткәндә, өйдә торган юк бу араларда. Бик озын килеп чыкты әле! Укыйсы килгәннәр, түземле булганнар бәлки күз йөртеп чыгар.

"Бер атуда өч куян!" - дип атадым хикәямне.

Җитезлек, дөреслек, дөнья хәбәрләреннән бер адым алда булу, физик һәм рухи көч, кешеләр белән эшләү- нәкъ тә менә журналист һөнәренә хас сыйфатлар.

Әлеге һөнәрнең кечкенә генә бер дөньясын, ничек башкарылуын, нинди нечкәлекләре һәм кыенлыклары булганын курсәтүче, үзенчәлекләренә төшендерүче «Алтын каләм» фестивалендә катнаша алуыма чиксез куанам.
«Алтын каләм» - ул беренче чиратта яңа танышлар; йокысыз төннәр; күп төрле сәяхәтләр; әйткәнемчә, физик һәм рухи чыдамлылык; «яшь журналистлар»; теплоходта йөзу мөмкинлеге; шат күңелле, позитив куратор һәм узебезнең төркем- 9 бөртек фотограф.

Фестивальдә барлыгы 8 төрле юнәлештә эш башкарылды. Мин шулар арасында фотожурналистика бүлегендә идем. Дөресен әйтәм, зонадан үтәрмен дип уйламадым, ләкин шундый зур сәяхәт кылуыма мин әле дә ышана алмыйм. Югыйсә, кемгә андый тәмле нәрсә бушка эләккән ди әле ул?!

Бәлки, күпләрегезнең уенда мондый сорау булгандыр:
- Ничек сезне курыкмыйча теплоходка җыйганнар?
Әлбәттә, бу мәсьәләне озак уйладылар, ахрысы. Шуны җайга салу өчен фестивальне бер көнгә кичектерү дә күзәтелде, ләкин без «җиңеп чыктык»! Бәхеткә: теплоходта сәяхәт безнеке иде!

Күпләр теплоходта узачакны белгәч, фестивальдән баш тартты, барысы да юкка булган икән! Бер нинди каршылыклар күрмичә, рәхәтләнеп, "ял итеп" исән-сау әйләнеп кайттык!

11 нче июль көнне теркәлү үтеп, догаларыбызны укып, «Павел Миронов» теплоходына утырдык, курку юк түгел, булды…

Иң беренче теплоходта су кырыендагы (палуба) хис-тойгыларны әйтеп бетермәслек, аңлатып булмый аларны! Ничәдер секунд шүрләү булса, аннан соңгысы иркенлек, күңел тынычлыгы, тормыш мәшәкатьләреннән арынганлык һәм , гомумән, урысчалатып әйткәндә, баштанаяк «кайф» иде…
Барлыгы 4 көн сәяхәттә йөреп кайттык. Шуның өч көнендә өч төрле шәһәрдә булдык.

Беренче килгән көнне үк Свияжскка сәяхәт кылсак, аннан соңгы көннәрдә Болгар һәм Алабуга шәһәрләрендә идек.

Свияжскта экскурсия бик «кызык үтте». Назлыгөл белән танышып йөрербез, рәхәтләнеп тыңларбыз дигән идек, фотожурналистика буенча кураторыбыз 300 фотосыз экскурсиядән кайтмаска әмер бирде! Менә сиңа ял, менә сиңа сәяхәт! Без инде үз чиратыбызда фотоаппаратларыбызны күтәреп чыгып киттек тә, шәһәр белән танышуны икенче урынга куеп 300 фотоны тутыра башладык. Ни төшерергә дип йөрсәк тә, фотолар җитәрлек булган… (Зурракны әйтеп ташлаган ахры, бүтән андый саннар ишетмәдек!)
Калган ике шәһәргә чыкканда остардык, иң алда нинди дә булса яңа мәгълүмат туплап кайтырга кирәк дип уйладык.

Икенче шәһәр- Болгарда борынгы корылмалар белән таныштык, тарихи ривәятләр тыңладык.

Һәм инде иң ошаган, истә калган шәһәрләрдән Алабуганы атар идем. Бәлки, күбрәк тыңлый алганыбыз өчен кызыклырак булып тоелгандыр. Әлеге шәһәрдә бик күп һәйкәлләр бар, минем өчен көтелмәгәне - Тукранга багышланган һәйкәл булгандыр(Бактың исә, аның сәбәбе шунда икән: Тукран Алабуга шәһәренең символы булып тора, аның гербында да әлеге кош сурәтләнгән);музейлар һәм шаккаттыргыч, һичбер туктамыйча оста итеп сойләүче экскурсоводчылар; элеккеге шифаханәләрне яктырткан музейдагы махсус савытларда сакланучы чын кеше органнарын күзәтү бик кызык иде.

Көн саен диярлек барган шәһәрләргә багышлап фоторепортажлар тапшырып барылды. Шулай ук, Назлыгөл әйтүенчә, өстәмә эшләргә дә туры килде.

Ахыргы көн татар һәм рус телендә язучы яшь журналистларга аеруча көтеп алынганы булгандыр, мөгаен, чөнки нәкъ менә соңгы көнне ике гран-прига ия булган конкурсантларны билгеләделәр. Әлбәттә, калганнар да бүләксез кайтып китмәделәр! Фотога төшүләр, шатлыклы күз яшьләре, бер-беребез белән аралашуга вакыт әз бирелсә дә, жиңел булмаган аерылышу, теплоходтагы сәяхәттән китәсе килмәү һәркемнең хис-кичерешләреннән чагылды.

Мин бик сөенәм: беренчедән, әлеге фестивальдә катнашу мөмкинлегенә ирешүемә, икенчедән, яңа мәгълүмат туплый алуыма, өченчедән, бер атуда өч куян- бер сәяхәттә өч шәһәрдә була алу бәхетенә ирешүемә!

Язуымннан файдаланып, барлык әлеге сәяхәткә катнашы булган оештыручыларга, кураторыбызга, җитәкчемә һәм дә инде гаиләмә онытылмаслык сәяхәт бүләк иткәннәре өчен олы рәхмәтемне белдерәм.

РӘХМӘТ, мәңге онытмам!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Алтын каләм