Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Айсылу Габдинова Балтачка гастрольләргә әтисе белән киләчәк

Районыбызда мәдәният үзәгендә шимбә көнне куеласы зур концертка программага Айсылуның әтисе - Татарстанның атказанган артисты Айдар Габдиновның да чыгышлары кергән.

- Айсылу Илфак (Илфак Шиһапов, продюсер - З.С) белән эшли башлаганчы, безнең бергә чыгыш ясаган чаклар булды. Хәзер дә мөмкинлек булганда бергә гастрольләргә чыгабыз. Бу ниндидер максатларны күздә тотып эшләнелгән эш түгел. Без икебез дә җырчы. Абый белән сеңел бергә концерт куярга мөмкин булган кебек, әти белән кызның бергә чыгыш ясавы да гадәти күренеш, - диде Айдар Габдинов.
Ике җырчы да тамашачыга халык җырлары, ретро җырлар башкарулары белән таныш. Илфак Шиһапов гастрольләрнең ничек узуы хакында сөйләде:
- Халык шулхәтле яхшы кабул итә. "Шундый җырчылар да бар икән бит татарда!", - дип килеп әйтүчеләр бар. Бу Айдар һәм Айсылу җырлавыннан соң әйтелгән сүзләр. Айсылу минем күңел өчен эшләнелә торган проектым. Татар эстрадасында шундый затлы, сыйфатлы әйбер дә эшләп була дигәнне исбатлау өчен тотындым мин бу эшкә.
Айсылу Габдинова Мәдәният һәм сәнгать институтының дүртенче курс студенты. Укудан тыш, Казан балалар музыка мәктәбендә белем бирә, телевидениедә эшли һәм гастрольләргә йөрергә дә вакыт таба. Тамашачыга ул "Ленинград" төркеменең "Экспонат" ("Лабутены") җырын татарчага тәрҗемә итеп, "Алабута" дип башкаручы буларак билгеле.
Фото: intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250