Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

"Айсылу" фильмы төрекләрнең йөрәген яулармы?

Проектның беренчел версиясе тамашачыга 2015 елда күрсәтелде һәм зур кызыксыну уятты.

2015 елда татар телендә чыккан “Айсылу” фильмы исегездәме? Шәхсән мин үзем, журналист башым белән “Мир” кинотеатрына фильмның премьерасына керә алмый интеккәнемне яхшы хәтерлим. Кеше шул кадәр күп иде ки, кинотасманы берничә сеанс күрсәтергә мәҗбүр булдырлар. Соңрак фильмны тулы метрлы итеп эшләделәр.

Төп рольне Гөлназ Галимуллина башкара. Шулай ук фильмда Венера Ганиева, Римма Ибраһимова, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры һәм К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия теарты артистлары да катнаша.

Гап-гади сюжетлы, бюджеты 1 миллион сумга да тулмаса да, “Айсылу”ны Төркиянең төп телеканалларының берсе сатып алган! Алай гына да түгел, фильм татар телендә, төрекчә субтитрлар белән берничә тапкыр күрсәтелгән.

- Фильмны ярыйсы ук акчага сатып алдылар. Нәтиҗәсез килешү димәс идем, - дип бәяләде режиссер, сценарийлар авторы һәм продюсер Алексей Барыкин.

Әлеге  мелодрама татар “көлбикәсе” хакында. Картинаның төп герое - Айсылу исемле яшь кыз, балачагында юл һәлакәтенә эләгеп, култык таяклары ярдәмендә генә йөри торган булып кала. Кыз әнисе белән шәһәрдән еракта урнашкан авылда яши һәм матур итеп җырлый белә. Бервакыт шәһәрдән килгән продюссер Айсылуны чын сәхнә йолдызы ясыйм дип сүз бирә. Героиня зур сәхнәгә менә алырмы? Чын мәхәббәтен таба алырмы? Бу сорауларга җавапны фильмны карагач таба алачаксыз.

Проектның беренчел версиясе тамашачыга 2015 елда күрсәтелде һәм зур кызыксыну уятты. Төбәк прокатчылары фикеренчә, “Айсылу"ның тулы метражлы версиясе чыгу - татар телле тамашачылар арасында 2017 елның иң көтелгән проекты булгандыр.

Проектның сценарий авторы һәм башкарма продюссеры Россиянең киноведлар һәм кино тәнкыйтьчеләре Гильдиясенең призеры, “Ника” киноакадемиясе номинанты – Алексей Барыкин. Яшь кинематографистлар Рөстәм Рәшитов белән Солтан Сөнгатуллин фильмның режиссерлары.

Лилия ЛОКМАНОВА

Фото: Интернеттан алынды

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кино фильм "Айсылу" фильмы