Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Айсылу Гәбдинова Илфак Шиһаповның “тәптипсезләнгән” фотосын күрсәтә

Айсылу Гәбдинова Илфак Шиһаповның өстәлгә басып, тәмәке тартып торган фотосын Instagram битенә керткән. Әлеге фотоның кайда һәм кайчан төшерелүен язып, Илфак Шиһаповны искә алып, хәтирәләре белән уртаклашкан.

29 гыйнварда Айсылу Гәбдинова Илфак Шиһаповның өстәлгә басып, тәмәке тартып торган фотосын Instagram битенә керткән. Әлеге фотоның кайда һәм кайчан төшерелүен язып, Илфак Шиһаповны искә алып, хәтирәләре белән уртаклашкан.

“Кичә иске телефонымны актарып утырганда менә шушындый фото таптым! Илфак абый “тәртипсезләнә”… Пирамидада чара бара иде, анда урамга чыга торган җир сәхнә аша гына, ә Илфак абый тәмәкесез сәпсим тора алмыйм, шуңа курә вытяжкага таба тарта. Гомумән, Илфак абый бик ирекле, киң куңелле иде, “ярамый”, “юк” дигән сүз аның өчен түгел иде… Аның кагыйдәләре, ярамыйлары үзгә иде: «Алдау, хыянәтне гафу итмим, гадел булырга кирәк», дип еш кабатлый иде hәм узе шул кануннардан баш тартмый яшәде. Ә куңеле 15 яшьлек баланыкы кебек – шулай өстәлгә менеп тарткан 50 яшьлек ирләрне еш курәсезме?! Бу аның соңгы туган көне, 5 апрель…Эх…”, дип язган Айсылу Гәбдинова. “Дөнья бәясе кеше иде … Урыны оҗмахта булсын!”, “Яхшы кеше иде, андыйлар аз”, дигән фикерләр калдырганнар әле фото астында. “Ул Сезгә кем иде? Аллаһка тиңлисез… “, дип кызыксынганнар Айсылудан. Айсылу үз чиратында, “Барыннан да элек укытучы, аннары продюсер”, диеп җавап кайтарган.

 

Тулырак: Tatar Today

Фото: tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Илфак Шиһапов