Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Азат Абитов: «Кызлар өчен сугышмадым»

Яшьлек – юләрлек, дип юкка гына әйтмиләрдер. Шул чордагы шуклыкларны әле дә искә алып сөйләргә яратабыз, кайсыларыннан оялабыз да.

«Кич утыру, клубка чыгу гадәте булганмы? Алма басарга, күрше кыярын җыярга керә идегезме?» дигән сорауларны Азат Абитовка бирдек.

Азат Абитов, җырчы:

– Яшьлек елларым бик кызык үтте. Сагынып искә алам. Мәктәптә, өлкән сыйныфларда укыган чакта, дәресләрдән соң стадионга китә идек тә төнгә кадәр футбол тибә идек. Һәм һәркөнне шулай! Ел буе ярышларга йөрдек. Футбол гына түгел, җиңел атлетика белән дә шөгыльләнә идем. Әле дә хәтерлим: берсендә 100 метрны 11.46 секундта үтеп, районда рекорд куйдым. Тик республикаүләм ярышка баргач, бишенче урынны гына бирделәр. Башкалар кебек, кызлар өчен сугышкан чаклар булмады алай. Казанга укырга килгәч, клубларга да йөргән чаклар булды. Татар дискотекаларына гына. Фатирда дүртәр-бишәр кеше яшәдек. Кызык чаклар инде!

Ватанвм Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эстрада Азат Абитов