Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балалар өчен өр-яңа YouTube проект барлыкка килде

«СалаваТik» дигән проект Tik-Tok һәм башка социаль челтәрләрдә популярлык казаныр дип планлаштырыла.

Балалар өчен  өр-яңа «СалаваТik» дип аталган проектны «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары бергә-бергә башлап җибәрде. Әлеге  җырлы-биюле проект — кече яшьтәге балалар өчен тәгаенләнә.

 

Бу проектның төп максаты - «Без кечкенәдән тыңлап, җырлап үскән татарча балалар җырларын бүгенге заман балаларына аңлаешлы формада өйрәтү, таныту. Эшне төрле юнәлештә алып барырга планлаштырабыз. Видеоязмаларны YouTube каналда урнаштырып кына калмыйча, бүгенге көндә балалар арасында популяр булган Tik-Tok һәм башка социаль челтәрләргә дә чыгарырга җыенабыз», — дип белдерде журналларның баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова.

Проектның идея авторы — «Татмедиа» ААҖ генераль директоры Шамил Садыйков. «СалаваТik» проекты өчен җырларны музыкант Руслан Әмиров әзерли. Ул балалар белән эшли, аларның тавышларын яздыра, музыкага заманча яңгыраш өсти, дип аныклады Зилә Хөснетдинова.

«Агымдагы елда 16 җыр яздыру планлаштырыла. Әлбәттә, татар җырлары бик күп. Без аларны таптык, тупладык, сайлап алдык. Сайлап алуның төп шарты — җырның бер үк вакытта гади дә, җиңел дә, аңлаешлы да булуы. Шулай ук күпләр балачакта җырлап үскән, таныш җырлар эзләдек», — диде ул.

Җырлы-биюле «СалаваТik» проектында төрле җәнлек киемнәреннән: юлбарыс, песи, жираф, бермөгез, аю һәм пингвин булып киенгән алты бала катнаша. Аларның иң кечкенәсенә 6 яшь.

«Проектта катнашучы балалар — Татар дәүләт филармониясендә шөгыльләнүчеләр. Аларны танылган җырчы Гөлназ Гафурова әзерли. Ул балаларга җырларны өйрәтә, тавышларын куя. Бию хәрәкәтләрен исә балалар „Казан“ бию ансамбле җитәкчесе Чулпан Закирова ярдәме белән өйрәнәләр. Алга куйган максатыбыз – балаларны үзебезчә, татарча җырлатып биетү», — диде баш мөхәррир.

Тулырак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Салават Купере СалаваTik