Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балалар сәхнәгә йөгереп менеп әкият геройларының кочакларына сыендылар

Тәрбиячеләрдән дә яхшырак балалар тормышын якыннан белгән тагын башка һөнәр ияләре бар микән ул?.. Сабыйларча уйный, сөйләшә, хәтта аларча уйлый белү сәләтенә дә ия бит алар. Шуңа да йөрәк җимешләребезне алар кулына ышанып тапшырабыз да инде. Эш көннәрендә көн дәвамында нинди рольләргә генә кермиләр - чын артистлар инде менә! Аларның...

Бистәсенең 5нче номерлы "Сөенеч" балалар бакчасының тәрбиячеләр коллективы Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 ел булу уңаеннан, 27 апрель көнне район мәдәният үзәгендә Илгиз Зәйни әсәренә нигезләнеп сәхнәләштерелгән "Кәҗә, сарык һәм башкалар" дип исемләнгән тамаша күрсәтте. Әйе, чын мәгънәсендә, тамаша иде бу! Тукай әкиятләре белән тулысынча таныш булсак та, инде "Кәҗә белән сарык", "Су анасы" "Шәрүле"ләрне балаларыбызга һәр кич саен сөйли-сөйли арып беткән булсак та, әлеге әкият геройларының барысын бергә бер сәхнәдә күрү күңелле, онытылмаслык мизгелләр бүләк итте. Әлеге әкият геройларын гәүдәләндерүне үзебезнең тәрбиячеләр шундый зур осталык белән башкардылар, әйтерсең лә, без "Әкият" курчак театры артистларын тамаша кылган кебек булдык.

Кәҗә белән Сарыкны уйнаган Рания Шәймөхәммәтова белән Фирдания Насыйбуллина, Су анасы - Гөлшат Фатыйхова, Шүрәле - Индира Гарәпшина, Әби, Бабай, Акбай һәм бүреләр булган Лилия Әхмәтгалиева, Алсу Хәкимҗанова, Гөлназ Закирова, Гөлназ Галиева, Ландыш Камалетдинова зал тулы тамашачыны таң калдырды. Ә спектакль тәмамлангач баларның нәни кулларын чәбәкли-чәбәкли, сөенә-сөенә, аягурә басып алкышладылар да сәхнәгә йөгереп менеп әкият геройларының муеннарына сарылып, кочакларына сыендылар. Гомерен балаларга багышлаган тәрбиячеләр өчен моннан да югарырак бәя була аламы?! Без - әти-әни, әби-бабайлар да балаларыбыз белән бергә әкият дөньясына аяк баскандай булдык. Рәхмәт аларга!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев