Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Балкыш”ның балкып торган концерты (+бик күп фото)

Балтач мәдәният үзәгендә "Балкыш" район фестивале узды

Бу кадәрле эчтәлекле, мәгънәле, үзгә, тәрбияви, күңелләргә үтеп керә алырлык, балкып торган концертны гомер иткән кешеләр генә куя ала торгандыр, мөгаен. Инде шоу заманында мондый концертлар да оештырырлар дип һич уйламассың, үзешчәннәребез булдырды, ичмасам. Менә ничә ел рәттән инде алар республика күләмендә уздырылучы «Балкыш» фестивалендә катнашып, призлы урыннар яулыйлар. Күбесе кечкенәдән үк сәхнәдән төшмәгән, яисә озакка сузылган тәнәфесләрдән соң яңадан сәхнәгә менгән, ә кайсыберсе сәхнәгә лаеклы ялга чыккач кына аяк баскан үзешчәннәр. Биюләре өйрәнелгән, еш кабатланган, шомарган, җырлары үзәк өзгеч, шигырьләре тормышчан, уйландырырлык. Оештыручылар да Гала-концертка яхшыдан-яхшы номерлар гына тәкъдим итә алган.
Район күләмендә йөздән артык номер иде, барысы да матур, үзенчәлекле, әмма арадан 33 номерны гына сайлап алырга туры килде, - ди районның ветераннар советы рәисе, әлеге фестивальгә турыдан-туры катнашы булган Рифат Абдуллин.- Хәзер менә тагын яхшыдан-яхшы номерларны сайлап алып Кукмарага, зона ярышына барачакбыз. Ничек тә республика күләмендә югары урыннарга ирешү ниятебез.
Бирсен, Раббыбыз! Бу кадәрле тырышлыклар юкка булмасын. Сәхнә бит җыр-моңнардан гына тормый әле, сәхнә киемнәренең дә ялт иткән булуы шарт. Ә безнең балкышлылар үзләре дә гөлләр кебек, киемнәре дә чәчкәдәй. Уңышлар сиңа, “Балкыш”!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев