Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтач балалар сәнгать мәктәбе укучылары «TAT∙АРС∙TAН» конкурс хәрәкәте җиңүчеләре

20 ноябрьдә «TAT∙АРС∙TAН» конкурс хәрәкәтендә җиңүчеләрнең С. Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында гала-концерты булып узды.

Республиканың яшь талантлары классик һәм милли сәнгатьнең иң яхшы традицияләрен күрсәттеләр! Җиңүчеләрне һәм бәйрәм кунакларын эчтәлекле, мәгънәле һәм иҗади программа - сынлы һәм декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе, «Хәзинәләр утравы» аниматорлары һәм «Шаян ТВ» телеканалы катнашында өстәл һәм интерактив уеннар көтә иде. Зур концерт программасында Татарстан Республикасы Яшьләр симфоник оркестры, Миләүшә Таминдарова җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры һәм яшь талантлар конкурсында җиңүчеләр катнашты.

Балтач балалар сәнгать мәктәбе әлеге конкурста лаеклы чыгыш ясады.

Фәйзрахманова Әдилә «Вокаль башкару» номинациясендә 2 нче дәрәҗә лауреат (җитәкчесе Гарафетдинова Ф. Ф.)

Кәримова Айсылу, Закирҗанова Тансылу «Вокаль башкару» номинациясендә  2 нче дәрәҗә лауреат (җитәкчесе Фәйзрахманова А. Ф.)

Зәкиева Гүзәл «Хореография сәнгате» номинациясендә 2 нче дәрәҗә лауреат (җитәкче Йосыпова А. Р.)

Заһидуллина Ризәлә «Хореография сәнгате» номинациясендә 2 нче дәрәҗә лауреат, (җитәкчесе Дәүләтшина Л. А.)

Закиров Раил «Халык этник кораллары (гармун)» номинациясе 2 нче дәрәҗә лауреат (җитәкчесе Мостафин Ф. М.)

Мәрданов Раил «Халык этник кораллары (гармун)» номинациясе 3 нче дәрәҗә лауреат (җитәкчесе Мостафин Ф. М.)

Гайнетдинова Илүзә, Хадиева Гөлназ, Хәлимова Дилә  «Вокаль башкару» номинациясендә 3 дәрәҗә лауреат (җитәкчесе Әскарова Г. Р.)

Гыйниятуллин Рамазан, Муллагалиева Диләрә, Нәбиева Әдилә, Хадеева Иделия, Әскарова Зилия «Вокаль башкару» номинациясендә катнашучы дипломы (җитәкчесе Әскарова Г.Р.)

Фәйзрахманов Рамазан «Вокаль башкару» номинациясендә катнашучы дипломы (җитәкчесе Гарафетдинова Ф. Ф)

Мөхәммәтгалиева Әдилә - «Вокаль башкару» номинациясендә катнашучы дипломы (җитәкчесе Фәйзрахманова А. Ф.)

Андреева Ралина, Мәхмүтходжаева Альмира «Хореография сәнгате» номинациясендә катнашучы дипломы, (җитәкчесе Дәүләтшина Л. А.)

Кадыйров Мөхәммәд «Халык этник кораллары (гармун)» номинациясе катнашучы дипломы (җитәкчесе Мостафин Ф. М.)

Исмәгыйлева Диләрә, Хөсәенова Венера, Кадырова Раилә «Сынлы сәнгать» номинациясендә катнашучы дипломы (җитәкчесе Сәйфетдинова Г.Р.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев