Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтач укучылары “Ерак йолдыз яктысы” спектаклен тамаша кылды (+фото)

Спектакль күңелгә тия – янымда утыручыларның кайберләре елады хәтта.

Татар Дон Жуаны Айратның һәм аның дүрт тугры, мәхәббәт эшләрендә тәҗрибәсе булмаган дуслары тарихын «Созвездие-Йолдызлык» театры актерлары сөйли. Алар барысы да – «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә тәрбияләнүчеләр, ГИТИСны, Евгений Вахтангов исемендәге Дәүләт академия театры каршындагы Б.Щукин исемендәге театр институтын, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен һәм илнең башка алдынгы иҗади югары уку йортлары һәм колледжларын тәмамлаучылар. Бүгенге көндә дә актуаль булган сюжет хәзерге заманның эстетик һәм сәнгать таләпләренә туры китереп башкарыла һәм мюзикл жанрында чагылдырыла. Мәхәббәт юнәлеше аша спектакльдә чын сөю, гаилә һәм тугрылык кебек тормыш кыйммәтләре танытыла.

 

Әсәрнең үзәгендә – татар әдәбияты классигы Хәсән Туфан шәхесе, аның тормыш юлы, хатынына һәм үз халкына тугры мәхәббәт, язмыш сынаулары һәм өмет. Шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты күзлегеннән спектакльдә репрессияләрдән зыян күргән барлык иҗатчыларның портреты языла.

 

“Ерак йолдыз яктысы” спектакленең премьерасы Балтачта аншлаг белән үтте. Спектакль күңелгә тия – янымда утыручыларның кайберләре елады хәтта.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев