Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтач үзәк балалар китапханәсендә «Без — оста төзүчеләр» дип исемләнгән һөнәри иртә үткәрелде (фото)

Китапханәчеләр балаларга төзүчеләр турында сөйләделәр.

13 август көнне Россиядә Төзүчеләр көне билгеләп үтелә. Төзүчеләр көне әлеге эшчәнлеккә мөнәсәбәтләре булган кешеләр өчен дә, тулаем ил өчен дә мөһим бәйрәм. Төзүчеләр үзләренең авыр эшләрендә яңа биналар торгызып кына калмыйча, яңа технологияләр кулланып, шәһәрләрнең, авылларның тышкы кыяфәтен тудыралар.

Шул уңайдан 11 август көнне Балтач үзәк балалар китапханәсе Балтачның 5нче номерлы балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүчеләр өчен өчен «Без оста төзүчеләр» дип исемләнгән һөнәри иртә үткәрелде. Презентация ярдәмендә китапханәчеләр балаларга төзүчеләр турында сөйләделәр. Алар төзүчеләр куллана торган кораллар белән таныштырдылар, крановчы, балта остасы, электрик, пыялачы һәм башка һөнәрләр турында мәгълүмат бирделәр.

Балалар бик кызыксынып «Кемнең өе биегрәк?», " Малярлар","Күңелле кирпечләр«, «Каска» уеннарын уйнадылар, «Булачак өем» дип аталган рәсем ясадылар.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: китапханә