Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтач Үзәк балалар китапханәсендә бик матур чара узган (фото)

Чарага Балтач урта мәктәбенең 1-В сыйныфы укучылары һәм аларның әби-бабайлары килде.

Балтач Үзәк балалар китапханәсендә «Мы Вас любим, уважаем» дип аталган бәйрәм программасы уздырылды. Чарага Балтач урта мәктәбенең 1-В сыйныфы укучылары һәм аларның әби-бабайлары килде.

Бәйрәм тантанасын алтын-сары яфракларга бизәлгән Көз кызы алып бару һич юкка түгел. Чөнки табигатьтә — алтын көз, әби-бабайларыбыз да алтынга тиң кешеләр! Аларның киңәшләре, тәҗрибәләре дә алтын!

Балалар әби-бабайларына үзләренең җырларын, шигырьләрен бүләк иттеләр. Ә акыллы Көз кызы бәйрәмне төрле уеннар белән тагын да ямьләтте. Балалар өлкәннәр белән «Танышу», «Буталган әкиятләр», «Йомгагым», «Шаян лотерея», «Җырларны танып бел» уеннарын уйнадылар. Бәйрәм программасы биюле конкурс белән тәмамланды.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бәйрәм чаралары