Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтач үзәк китапханәсендә студентларының очрашу кичәсе үтте (фото)

Кичә җылы, күңелле, дус һәм бик уңай атмосферада үтте.

Балтач үзәк китапханәсендә студентларның «Ретро-кичә 90-нчы еллар» кичәсе узды.

90 нчы еллар илебез тарихында бик мөһим, истә калырлык һәм борылыш мизгеле булды. Ил генә түгел, анда кешеләр дә үзгәрде. Һәм бу чор белән бәйле булган һәрнәрсә хәзерге яшьләрдә дә зур кызыксыну уята.

Очрашу башында студентлар алдында Балтач районының Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы Заһидуллин Рөстәм Рафис улы чыгыш ясады. Ул алар белән мөһим һәм кызыклы мәсьәләләр турында фикер алышты: грант мөмкинлекләре, проектлар, төп вакыйгалар, шулай ук, студентларга алга таба уңышларга һәм казанышларга үгет-нәсихәт бирде.

Аннары кунакларыбыз ул еллардагы атмосферага чума алдылар: 90нчы еллар музыкаль хитларына биеделәр һәм җырладылар, шул еллардагы культлы кинофильмнар белән таныштылар, ул елларда популяр булган һәм бүгенге көндә кызыклы булган төрле уеннарда һәм конкурсларда актив катнаштылар, ил тарихыннан һәм 90нчы еллар яшьләре тормышыннан кызыклы фактлар белделәр.

Кичә җылы, күңелле, дус һәм бик уңай атмосферада үтте.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кичә