Балтач балалар сәнгать мәктәбенә " Николай Рубинштейн» рояле кайтты
2022 елда «Мәдәният» милли проекты кысаларында балалар сәнгать мәктәбе 7 млн.сумлык музыкаль уен кораллары белән тулыландырылачак.
Шушы көннәрдә мәктәпкә «Николай Рубинштейн» рояле кайтты, бәясе 2 млн.сумнан артык.
«Дөнья стандартларына җавап бирә торган югары дәрәҗәдәге корал. Ачык һәм чиста тавыш укучыларны һәм укытучыларны клавиатураның салмак механикасы белән сөендерә», - дип сөйләде мәктәп директоры Миләүшә Кадыйрова.
Безнең белешмә: балалар сәнгать мәктәбендә 414 бала белем ала. Биш бүлек эшли: фортепиано, халык уен кораллары бүлеге, хор, хореография һәм сәнгать. 28 укытучы эшли, шуларның 12се югары квалификацияле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев