Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтач балалары ишегалдында уйный (+фото)

"Файдалы ял" программасы "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре тарафыннан инде беренче ел гына тормышка ашырылмый.

Әлеге программа кысаларында районның төрле участокларында балигъ булмаган балалар өчен ишегалды уеннары, консультацияләр һәм куркынычсызлык техникасын үтәү буенча инструктажлар үткәрелә.

Профилактик чаралар Түбән Ушма, Кече Лызи, Урта Көшкәт авыл җирлегендә үткәрелде. Район яшьләр эшләре бүлеге белгечләре, муниципаль полиция хезмәткәрләре, «Наз» үзәге белгечләре балалар өчен «Ишегалды уеннары» үткәрделәр, урамда һәм суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырдылар, «101», «Бәла булмасын өчен», «Су янында», «Хокук», «СНЮС – үлем белән куркыныч мода» дигән белешмәлекләр һәм буклетлар тараттылар. Балалар яңа хәрәкәтле уеннарга өйрәнделәр, күңелле һәм файдалы итеп ял иттеләр. Чараларның ахырында барлык балаларга да бүләкләр тапшырылды.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балаларның җәйге ялы күңелле уеннар