Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтач балалары “Пушкин картасы”н кулланырмы?

1 сентябрьдән Россиядә “Пушкин картасы” программасы гамәлгә керәчәк. Ул 14-22 яшьлекләр өчен гамәлдә.

“Пушкин картасы” программасындада Россиянең барлык төбәкләрендәге мәдәни учреждениеләр катнаша. Мисал өчен, районыбызның берәр авыл мәктәбе укучысы шушы карта ярдәмендә Россиянең теләсә кайсы бер шәһәрендәге музейны карарга бара ала.

“Пушкин картасы”н “Дәүләт порталы” сайтында рәсмиләштерергә була. Әлегә карта виртуаль итеп кенә эшләнелгән, әмма киләчәктә аның пластик варианты да булачак. Билетны кеше үзенә генә сатып алырга хокуклы. Билетларны “Дәүләт порталы” аша сатып алырга мөмкин булачак.

Быел картага 3 мең сум акча күчереләчәк. Ул ел азагына кадәр тотылырга тиеш, чөнки калган сумма икенче елга күчми. Ә 1 гыйнвардан картага 5 мең сум салына һәм ул бер елга исәпләнә.

– Шәһәр җирендә мәдәни чаралар, учреждениеләр белән проблема күренми. Ә менә авылларда, районнарда туган якны өйрәнү музейлары, мәдәният йортларыннан тыш әллә ни сайлау мөмкинлеге юк диярлек. Бу мәсьәләне чишүнең ике юлы бар, - ди Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова. – Укучылар Казан, Чаллы, Әлмәт кебек шәһәрләргә йөри алачак. Кайбер очракларда труппалар авылларга, районнарга барып чыгыш ясаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Пушкин картасы виртуаль карта