Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтач балалары “Куян күчтәнәче”ннән авыз итте

Узган атнада үзәк китапханәдә райондашыбыз Фәнирә ХакШәйхи белән "ХакШәйхинең хикмәтле "Куян күчтәнәче" исемле очрашу булды.

Фәнирә ханым тумышы белән Шода авылыннан, бүгенге көндә Казан шәһәрендә яши, "Куян күчтәнәче" һәм "Хәрефләр һәм саннар илендә" исемле ике балалар китабы авторы. Әдәбият елы уңаеннан, "Укучының Мәдәни көндәлеге" проекты кысаларында гимназиянең 4А, Б сыйныфы укучылары белән очрашуга чакыру алгач, бик теләп кайтты.
Кичә барышында балалар шагыйрәнең китапханәдә булган китаплары белән таныштылар, аның шигырьләрен сөйләделәр, җырларын тыңладылар. Театр түгәрәгенә йөргән балалар язучының "Күрексез эт баласы" исемле әкиятен сәхнәләштерделәр. Шулай ук балалар шагыйрә апаларының типографиядә басылырга үз чиратын көтеп ятучы өченче китабына кергән "Баллы белән җилбәзәк" исемле әкиятен аудиоязмадан тыңладылар.
Фәнирә апалары балаларга үзенең өр-яңа шигырьләрен дә укыды. Кичә ахырында Дорга авылы мәдәният йорты директоры Николай Алексеев белән китапханәче Фирдания ханым башкаруында шагыйрәнең "Гөлләрем" шигыренә язылган җыры яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250