Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтач биючеләре “Факел”ны кабызды?

Бу көннәрдә Казанда “Факел” иҗат-сәнгать бәйгесенең финал өлеше бара.

“Газпром трансгаз Казан” оешмасы тарафыннан ике елга бер тапкыр узучы “Факел” дип исемләнгән иҗат-сәнгать бәйгесендә “Газпром” хезмәткәрләре һәм аларның гаилә әгъзалары катнаша. Быелгы бәйгедә “Балтач газы” идарәсе данын яшь биючеләр яклый. Апрель аенда балтачлылар бәйгенең беренче турында “Шаян татар халык биюе” белән чыгыш ясадылар. Биюне тамашачылар да, жюридагылар да бик җылы кабул иткән иде.

Бу көннәрдә исә бәйгенең финал өлеше бара. Бу юлы яшь биючеләр жюри игътибарына мари биюен тәкъдим итте һәм бәйгенең махсус призына лаек булды. Егет-кызларны ихластан котлыйбыз, киләчәктә дә зурдан-зур уңышлар телибез.

Фото: Руфия Закирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйге